Кукмара районында бер егеткә селәүсен ташланган дигән хәбәр таралды
Бәла-каза

Кукмара районында бер егеткә селәүсен ташланган дигән хәбәр таралды

Егет ерткычтан качып котыла алган

Кукмара районы Лельвиж авылында селәүсен (урман мәчесе — рысь) үтергәннәр дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралды.

Ватсапта таралган хәбәр буенча, селәүсен кич клубтан кайтканда бер егеткә ташланган. Егет өенә кайтып җиткән булган. Ул соңыннан: «Ярый әле куртка калын булды, күсәк белән бәреп, йөгереп кереп китә алдым. Кеше сикерде дип уйладым», — дип сөйләгән.

Авыл башлыгы килгәндә селәүсен инде үлгән булган. Ул бик ябык булган, муен тирәсендә пулядан калган яра тапканнар. Аучылар яралаганнан соң качып киткән яралы селәүсен булган дип фаразлыйлар.  

Чыганак:Интертат

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев