Яшь кызны сөйгән егете үтергәндә ярдәмгә килмәгән полиция хезмәткәрләрен хөкем итәләр
Күршеләре өч сәгать буенча ярдәм сорап шалтыраткан
Кемерово өлкәсендә Вера Пехтелева исемле 23 яшьлек кызны сөйгән егете үтергән. Егет белән кыз талашканны күршеләре ишеткән, алар өч сәгать буена полиция чакырырга тырышып караган, тик хокук саклаучылар вакытында килмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Вера Пехтелеваны 2020 елның 14 гыйнварында үтергәннәр. Элеккеге сөйгән егете өч сәгать чамасы Вераны җәзалаган. Ул кызга бик күп тапкыр суккан, шул исәптән төрле әйберләр белән бәргән, аннары үтүк шнуры белән буып үтергән.
Күршеләр кызны кыйнаган тавышны ишетеп торган, алар берничә тапкыр 112 номерына шалтыраткан. Диспетчер чакыруны дежур частькә биргән, ләкин полиция хезмәткәрләре берни дә эшләмәгән.
Хокук саклаучылар килмәгәч, күршеләр ишекне ватып бүлмәгә кергән. Алар кыз мәетен һәм аның үтерүчесен күреп алган. Оператив төркем шуннан соң гына килеп җиткән.
Тулырак "Интертат" сайтында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев