Әгерҗедә быел өченче ярминкә узды
Көн яңгырлы булса да, азык-төлекне сайлап алу мөмкинлеге зур иде
Ярминкәгә барганда кулларына икешәр пакет ит тоткан шәһәрдәшләребез очрады.
– Ярминкәдә ит күп. Сайлап алырга булуы куанычлы, – диделәр алар.
Сыер итенең килосы 400-550 сум. Алар берничә мәйданчыкта сатыла.
Ит комбинаты бавыр, үпкә, тел, йөрәк, койрык сөякләре дә сата. Биредә аларны чират торып алалар. Биектаудан Шамил Ибраһимовларның ит бәясе 420-500 сум.
Кырындыдан Фирая Солтанова тавык, мулард итләре дә алап кигән. Тавык итенең килосы – 250 сум, мулард – 450 сум. Бытбылдык йомыркасының берсе – 5сум 50тиен.
Ярминкәдә төрле итләрдән шашлык кыздырып сатучылар да бар.
Ярминкәгә Иж-Бубый, Тирсә, Көчек, Тәбәрле, Кичкетаң, Салагыш авыл җирлекләре хезмәтчәннәре киң ассортиментта ашамлыклар алып килгән.
Зур чиләк бәрәңге – 300 сум, кишер, чөгендер – 30ар сум, кәбестә – 12-17 сум, суган 45-50 сум. Район кулланучылар җәмгыяте бәрәңгенең килосын 23 сумнан тәкъдим итә. Йомырка 80-90 сум.
Сөт ризыкларын да күпләп алып килгәннәр авыл уңганнары. Сөтнең 1,5 литры – 80-90 сум. Эремчекнең – килосы 160-200 сум. Каймакның 250 граммы – 100 сум. Кадыбаш авыл җирлегеннән килгән Алмаз Солтановта угыз эремчегенә кадәр бар иде.
Көчек уңганнары төрле-төрле кайнатмалар да алып килгәннәр. Киштәдә кишер согы, шомырт кайнатмасы, каз мае кебек ризыклар да күп. Салагышлылар матур итеп бизәлгән чәкчәк, пирогларның күп төрлесен саталар. Балык тушенкасын да алырга була алардан.
“Нәүрүз“ ширкәте бодай һәм арпа сатты. Бодайның килосы –10, арпаныкы – 9 сум.
Бал да берничә җирдә сатылды. 1 литры ((1,5кг) – 450-500 сум. Яңа Акхуҗадан Галинур Хәмитов балның 3 литрын 1200-1300 сумнан, прополисның 100граммын 150 сумнан сатты.
Тәбәрледән әти-әнисенә ияреп Райнур Сәлимуллин да килгән. Кечкенә пиннекләрнең парын – 50, зурларныкын 80 сумнан сатты ул.
Ярминкәдә чемчек, җиләк-җимешләр, тозлаган һәм маринадлаган яшелчәләр, гөмбә, гөлҗимеш, дару үләннәре, казылык, тәм-томнар да сатып алырга була иде.
Авыл җирлеге хезмәткәрләре ярминкәгә килгән кунакларны кайнар чәй, кайнар коймаклар белән дә сыйладылар. Күңелле музыка да көне буе яңгырап торды. Салагыштан Дамир Муллахмәтов, Тәбәрледән Фәнис Шәһәбиевның гармун, баян тавышына кушылып яңгыраган көйләр бәйрәм кәефе бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев