Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә Чик сакчылары көнен бәйрәм иттеләр

Бүген Россия чик буе гаскәрләре оешуны билгеләп үтә башлауга - 105 ел

Әгерҗе районында төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт бурычын үтәгән йөздән артык райондашыбыз бар. Бүген алар Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашлар хөрмәтенә куелган обелиск янына бәйрәмгә җыелдылар. Әләм күтәрү хокукы яшел беретлылар арасында иң өлкән райондашыбыз - Бимадан Роберт Ишмурзинга бирелде. 

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев егетләрне сәламләп, бу бәйрәмнең илебез чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки хәзерге вакытта бу җитди хезмәтне башкаручы һәр кешегә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уятуын билгеләп үтте. Район хәрби  комиссары Илгиз Галиев та чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәрнең үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә өлешләре зур булуын, аларның актив тормыш алып баруларын әйтте.

Бу көнне бик күпләр җитәкчеләр кулыннан “Чик буе гаскәрләренә – 105 ел” истәлек медальләре алдылар. Җәмәгать тормышында һәм спортта актив булганнар Әфганстан ветераннары Россия берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рафис Муллахмәтов, район хәрби комиссары Илгиз Галиевның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.  

Даманск урымутравында гомере өзелгән якташыбыз – Шаршады егете Әнвәр Зәйнетдиновны да искә алдылар. Якташыбыз хөрмәтенә шушы көннәрдә Шаршады авылында да зур чара узды. Аның туганы Наилә Шәрәфиевага чәчәкләр тапшырдылар. Наилә ханым, үз чиратында, туганын онытмаганнары өчен тирән рәхмәтләрен җиткерде.

Чик сакчылары оешмасының Әгерҗедәге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Мөхәммәтшин “без күп һәм без елдан-ел арта барабыз. Гел шулай бердәм булсак иде” дигән теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә килүчеләргә Элина Мостафина җитәкчелегендәге биюче кызлар иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Бу көнне мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алып, обелискка чәчәкләр салу да оешытырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев