Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен шәхси йортлар төзелеше башланды

Ун йортның да нигезләре әзер инде

Әгерҗегә Иж-Бубый ягыннан килү уңаенда урнашкан Садыйк Кулышев урамында бик тиздән яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Әлеге урында республика программасы кысаларында ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен төзелүче шәхси йортлар калкып чыгачак.

Марсель Ситдыйков җитәкчелегендәге “СтройГрад” оешмасы эшчеләре төзелеш эшләрен бер ай элек башлап җибәргәннәр.

– Йортлар төзелеше район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаяновның актив юллавы белән башланып китте һәм ул хәзер дә аның барышын көндәлек контролендә тота, – ди Марсель Альберт улы.

Район хакимияте тарафыннан ун җир участогы бүленеп бирелгәннән соң йортларны инженерлык коммуникацияләре (су, электр энергиясе), вак ташлы юл белән тәэмин итү буенча график төзелгән.

Ун йортның да нигезләре әзер инде. Канализация һәм суүткәргеч системалары уздыру өчен кирәкле булган эшләр дә башкарылган. Хәзерге вакытта төзүчеләр йортларның диварларын күтәрү белән мәшгуль.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев