Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Аларның эше – үрнәк

Исәнбайда узган гражданнар җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев 2012 елда эшләнгәннәр турында сөйләгәндә, авыл халкы күңелленнән рәхмәт укыгандыр. Амбулаториягә капиталь ремонт уздыру, юлга вак таш түшәү, су торбаларын алыштыру кебек эшләрне ничә ел көткән иде бит авыл халкы! Быел авылдагы Мәдәният...

Исәнбайда узган гражданнар җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев 2012 елда эшләнгәннәр турында сөйләгәндә, авыл халкы күңелленнән рәхмәт укыгандыр. Амбулаториягә капиталь ремонт уздыру, юлга вак таш түшәү, су торбаларын алыштыру кебек эшләрне ничә ел көткән иде бит авыл халкы! Быел авылдагы Мәдәният йорты түбәсе алыштырылачагы, анда көрәш белән шөгыльләнә торган залның ремонтланачагы, мәчеткә газ кертеләчәге турындагы хәбәрләрне дә бик сөенеп кабул итте исәнбайлылар.
Җыенда авылда фермерлыкны үстерү буенча җитди сөйләшү дә булды. Ямурзадан килгән эшмәкәр Илшат Сәхиповның тәҗрибә уртаклашуын зал тын да алмый тыңлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе әле узган ел гына капиталь төзекләндерү уздырылган Исәнбай мәктәбендә дә булды. Валерий Макаров башка җыеннар да Исәнбайдагы җыен үрнәгендә узарга тиеш дип, бу җирлек эшен башкаларга үрнәк итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев