Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Авыл участковые йортлы булачак

Быел Татарстанда авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче полициянең участок вәкилләре өчен 20 типовой йорт төзеләчәк. Шуларның икесе - Кадыбаш һәм Бима авылларында. Соңгы елларда Россия һәм Татарстан җитәкчелеге участок вәкилләренең эш шартларын яхшыртуга зур әһәмият бирә. Чөнки нәкъ менә алар - урыннардагы халыкка иң якын полиция хезмәткәрләре, бигрәк тә авылларда. Авыл...

Быел Татарстанда авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче полициянең участок вәкилләре өчен 20 типовой йорт төзеләчәк. Шуларның икесе - Кадыбаш һәм Бима авылларында.
Соңгы елларда Россия һәм Татарстан җитәкчелеге участок вәкилләренең эш шартларын яхшыртуга зур әһәмият бирә. Чөнки нәкъ менә алар - урыннардагы халыкка иң якын полиция хезмәткәрләре, бигрәк тә авылларда. Авыл участковые гына һәр кешенең нәрсә белән сулаганын, һәр адымын, шөгылен, кемнәр белән аралашуын, нәсел-нәсәбен белә, шул төбәктә яшәүчеләрнең иминлеге сагында уяу тора. Нәкъ менә аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында иң беренче булып ярдәм сорап киләләр, төн уртасында йокысыннан уяталар. Кыскасы, участковыйларның хезмәте бик җаваплы һәм тынгысыз.
Шуны истә тотып, узган ел ТР Министрлар Кабинеты "Милициянең участок вәкилләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм социаль-хокукый яктан яклау дәрәҗәсен күтәрү буенча өстәмә чаралар турында" карар кабул иткән иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов быел республикада алар өчен 20 модульле йорт төзеләчәген белдерде. Аларның икесенең безнең районда булуы аеруча сөенечле. "Бу йортларны без район үзәгеннән иң ерак урнашкан Кадыбаш һәм Бима авылларында төзергә булдык. Әлеге төбәкләргә хезмәт күрсәтүче участковый гаиләсе белән шунда төпләнеп яшәргә дә тиеш. Аннан соң, марилар яши торган Бима җирлегендә участковыйның бик тә шушы төбәктә туып-үскән, аның халкын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән мари егете булуын телибез. Бәлки йорт төзегәч, бу җаваплы эшкә алынырга теләүче дә табылыр дигән өмет бар", - ди эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов.
Йортларның берсенең төзелеше ТР Эчке эшләр министрлыгы бюджетыннан финансланачак. Ә икенчесе - район бюджетыннан. Бу типовой йортның гомуми мәйданы 72,9 кв. метр. Аның бер ягында участковый гаиләсе белән яшәячәк. Ә икенче ягында аның халыкка хезмәт күрсәтү өчен эш кабинеты булачак. Участковый өчен яшәү һәм эш урынының бер түбә астында булуы бик уңайлы, әлбәттә. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкны кабул итә алачак.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев