Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Балтач авылыннан Ленар ӘМИНОВ 39 ел “Волга” автомобилендә йөри

Сәгатенә 120 чакрым тизлек белән җилдерә

“Заманында минем дә әллә нинди машиналар сатып алырга мөмкинлегем бар иде. Әмма берсенә дә кызыкмадым. Чөнки миңа шушы “Волга”м кадерле. Башка маркалы тимер ат кирәк түгел”, – ди Ленар абый.

Ул гомере буе Ижауда “Буммаш” заводында машина йөртүче булып эшләгән. Узган гасырның 70нче еллар уртасында заманына күрә популяр булган ВАЗ-2101 – “копейка” автомобиле сатып алган.

– Ул чакта әлеге машинаның бәясе 5,5 мең сум тора иде. Сигез ел йөрдем мин анда. Аннан сатып алган бәясенә – 5,5 мең сумга “озаттым”, – ди Ленар абый.

Сатуының сәбәбе дә гади: завод эшчеләренә “Волга” автомобильләре сатып алырга тәкъдим итәләр. Бәясе “саллы” – 15 мең 219 сум булса да, һәр ир-егет анда йөрергә хыяллана, әлбәттә.

– Әтинең “Волга” алсаң, акча бирәм дигән сүзе бар иде, – дип сөйли Ленар абый. – Тоттым да “копейка”ны саттым. Үзебезнең дә җыйган акча бар иде, әти дә өстәде. Шулай итеп, мин ГАЗ-24ле булып куйдым.

Гади шофер “Волга“ сатып алгач, хезмәттәшләре арасында аны берара хәтта “алпавыт“ дип тә йөртәләр әле.

Шулай итеп, 1983 елдан бирле әлеге машинадан аерылмый Ленар абый. Ул елларда ук хатыны Фәридә белән туган авылы Балтачка кайтып йөриләр. Лаеклы ялга чыккач үзләре дә бирегә күченгәннәр. Кышын Әгерҗедә яшиләр.

– Авылда торганда – шәһәрне, шәһәрдә чакта авылны сагынабыз. Шуңа күрә Балтач–Әгерҗе–Ижау юлына тузан төшермибез, – ди Ленар абый.
39 елда 250 мең чакрым юл узса да “Волга“сы сынатмый әле аның. Сәгатенә 120 чакрым тизлек белән җилдерә. Бензинны да күп “ашамый“. Ун литр бензин салсам, йөз чакрымга җитә, ди Ленар абый.

– Иң мөһиме, җитди ватылулар булганы юк. Ә вак-төякләренә үземнең дә кулым килешеп тора. Запас частьлар белән дә әлегә проблема килеп туганы булмады, – ди 74 яшьлек шофер.

Район юлларында “Волга” машиналарын бик сирәк очратуы турында да әйтте ул. Яшь шоферлар арасында автомобильне сорап килүчеләр дә булгалый икән.
– Әйткән сүзем бер: исән чакта “Волга”мны сатмаячакмын. Ул миңа гаилә әгъзасы кебек кадерле, – ди Ленар абый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев