Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Башкарма комитетта– яңа җитәкче

Әгерҗе муниципаль районы Советының XXV сессиясендә депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Андрей АВДЕЕВны билгеләү турында карар кабул иттеләр. Моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Валерий Макаров район башлыгы итеп сайланганнан соң, 25 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурста ике кандидат катнашырга...

Әгерҗе муниципаль районы Советының XXV сессиясендә депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Андрей АВДЕЕВны билгеләү турында карар кабул иттеләр.
Моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Валерий Макаров район башлыгы итеп сайланганнан соң, 25 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурста ике кандидат катнашырга теләк белдерде: башкарма комитетта эшләр белән идарә итүчесе Андрей Авдеев һәм "СМП-184" идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.
Сессия эшендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты, әлеге конкурсны үткәрү комиссиясе рәисе Рафил Ногоманов депутатларны әлеге кандидатлар белән таныштырды. Аннан соң Андрей Авдеев һәм Рөстәм Вәлиев үз платформалары белән таныштырдылар.
Рафил Ногоманов конкурста Андрей Авдеевның җиңүен белдерде. Район башлыгы Валерий Макаров коллегасына котлавын җиткереп: "Сезгә бик зур җаваплылык йөкләнә. Без бергә һәм бердәм булганда гына районга һәм халыкка хезмәт итү юлында уңышка ирешә алачакбыз", - дигән теләген әйтте. Яңа җитәкче районга һәм халыкка намус белән хезмәт итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев