Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бимада – яңа җитәкче

Моңа кадәр Бима авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Александр Ишпаев үз теләге белән эштән китү сәбәпле, вәкаләтләре туктатылды

Бима авыл җирлегендә чираттан тыш утырыш узды. Биредә яңа башлык сайланды. 

Моңа кадәр Бима авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Александр Ишпаев үз теләге белән эштән китү сәбәпле, вәкаләтләре туктатылды. 

Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайладылар. Әлеге вазифаны авыл җирлеге Советының 10нчы бермандатлы сайлау округы депутаты Эдуард Иванович МИХАЙЛОВ башкарачак. 

Ул 1972 елда Пеләмеш авылында туган. Хезмәт юлын “Пеләмеш“ хуҗалыгында агроном булып башлаган. 16 ел әлеге хуҗалык белән җитәкчелек иткән. Бимада мәктәп директоры, Бима авыл җирлеге башлыгы булып эшләп зур хезмәт юлы узган.

Соңгы елларда “Ибраева“ крестьян-фермерлык хуҗалыгында идарәче вазифасын башкарды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев