Бимада капиталь төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды
1 июньдә зур бәйрәм гөрләде
Республика программасы буенча капиталь ремонт уздырылган бакча бу көнне 21 сабыйны кабул итте.
1992 елда төзелгән бакчада ремонт узган елның декабрендә башлана. Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге төзүчеләр алты ай эчендә 469 квадрат метрлы бинаның эчен танымаслык итәләр: идән-түшәмнәр, ишек-тәрәзәләр алышына, балалар тәрбияләнүче бүлмәләрнең стеналары тигезләнә, алар ачык төсләргә буяла, электр челтәре, суүткәргеч, җылылык системалары яңартыла. Алтын куллы осталар кухня, кер юу бүлмәләрен дә төзекләндерәләр, бакчаның түбәсен дә алыштыралар.
Бүлмәләрне буяу, агарту эшләре башлангач балаларны бер айга ялга җибәрәләр. Ә җәйнең беренче көнендә аларның бакчага килеп бүлмәләренә узуга йөзләрендә балкыган елмаю, «матур» дигән бер сүзләре дә төзүчеләрнең эшләрен бишле билгесе белән бәяләүгә тиң булды. Сабыйлар бу көнне аларга да, җитәкчеләргә дә татар, рус һәм үзләренең туган мари телләрендә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Белешмә:
Соңгы елларда Әгерҗе районында республика программасы буенча алты балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башкарылды. Болар – Әгерҗедә 4нче, 5нче, 6нчы, 9нчы, Красный бор һәм Бима бакчалары.
Исәнбай балалар бакчасы мәктәп бинасына күчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев