Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бөртеге дә югалмый

"Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигәндәй, авылга керү юлында ук урнашкан "Наҗар" җәмгыяте амбары биредә чисталык, тәртип хакимлек итүен раслап, игътибарны ерактан ук җәлеп итә. Аның хуҗасына килгәндә, 2006 елдан бирле амбар белән Алия Нуриева җитәкчелек итә. "Бу эш миңа бик якын. Һөнәрем буенча сатучы булсам да, әлеге вазифада бик аз...

"Май чүлмәге тышыннан билгеле" дигәндәй, авылга керү юлында ук урнашкан "Наҗар" җәмгыяте амбары биредә чисталык, тәртип хакимлек итүен раслап, игътибарны ерактан ук җәлеп итә.
Аның хуҗасына килгәндә, 2006 елдан бирле амбар белән Алия Нуриева җитәкчелек итә. "Бу эш миңа бик якын. Һөнәрем буенча сатучы булсам да, әлеге вазифада бик аз эшләдем. 7 ел фермада хезмәт куйганнан соң, озак еллар Тирсә амбары мөдире булып эшләргә туры килде. Биредә дә миңа амбар мөдире вазифасын йөкләделәр", - ди ул. Наҗарга көн саен автобуста килеп йөрергә туры килсә дә, яраткан эш һич ялкытмый ди Алия апа.
Быел урып-җыю чорында амбарга 1200 тонна ашлык кайткан. "Көндәлек ашлыкны вакытында урнаштырып бардык, бөртеген дә юаглтмадык. Иң беренче чиратта кышын терлекләргә ашатыр өчен 100 тонна ашлыкны издереп куйдык. Бураларга тиешле күләмдә сыйфатлы чәчүлек орлык салдык, фураж да җитәрлек әзерләдек. Солы, бодай кебек сатлык ашлыгыбыз да бар. Аларны ел әйләнәсе сатабыз", - ди мөдир. Үзенең уң куллары булган Миләүшә Батырова, Татьяна Хаҗиева, Илназ Нәҗмиев, Габдулла Миннәхмәтов, шофер Рәис Гыйльфановны мактап туялмый ул. "Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Урып-җыю вакытында эш иртәнге сәгатьләрдә үк башланып, караңгы төшкәнче дәвам итсә дә, берсеннән дә "арыдым" дигәнне ишетмәссең", - ди. Җәмгыятьнең директор урынбасары Ирек Сабирҗанов инициативасы белән иске ашлык чистарту җайланмасын эшләтеп җибәрүләренә сөенеп туялмый. "Элек 30 кеше башкарган эшне 5 эшче башкара хәзер", - ди мөдир. Ә менә Ирек Тәлгатович "уң кулым ул минем" ди аның турында. Менә шулай килешеп, киңәшләшеп, ярәмләшеп эшләгәнгәдер, проблемалары да вакытында чишелә, авырлыклар да куркытмый аларны.
Югарыда телгә алган мәкаль Алия апа гомер кичерүче йортка да бик туры килә. Зурлыгы, матурлыгы белән әллә каян балкып торган йорты теремкәйне хәтерләтә: кыз-уллары да, кияү-киленнәре, оныклары белән гөрләшеп, дус-тату булып яши бу гаилә. Әле шушы көннәрдә генә гаиләләре тагын ишәйгән - кызы Руфинә нәни онык бүләк иткән. Күптән түгел авыру кодагыен да үзләренә алып кайткан Алия апа. Хезмәтендә дә, гаиләсендә дә үрнәк ханыма теләк бер генә - Ходай Тәгалә тагын бик күп елларга җитәрлек сәламәтлек бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев