Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сез ремонттан канәгатьме?

Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы 2008 елда старт алды. Биш ел эчендә районда 104 йорт ремонтланды: шуның 92се - шәһәрдә, 5се - Тирсәдә, 6сы - Красный борда. Озакламый төзүчеләр тагын 7 йортта капиталь ремонт эшләрен башлаячаклар. Аларга элекке елларда төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен ишетү бары файдага гына булыр дип...

Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы 2008 елда старт алды. Биш ел эчендә районда 104 йорт ремонтланды: шуның 92се - шәһәрдә, 5се - Тирсәдә, 6сы - Красный борда. Озакламый төзүчеләр тагын 7 йортта капиталь ремонт эшләрен башлаячаклар. Аларга элекке елларда төзекләндерелгән йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен ишетү бары файдага гына булыр дип уйлыйбыз.
Галина ПЕТУХОВА
- Лесопильная урамы, 3а йорт: "Безнең йортка ремонт әле узган ел гына ясалды. Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге "Стройград" төзүчеләре ремонт эшләрен бик яхшы башкарып чыктылар. Йорт түбәсен, канализация һәм су белән тәэмин итү системасын яңарттылар, косметик ремонт уздырдылар. Йорт тирәсен тәртипкә китерделәр, балалар мәйданчыгын җиһазландырдылар. Подъезд төпләренә эскәмияләр урнаштырдылар, тротуарга брусчатка түшәделәр. Йортта яшәүчеләрнең үтенече буенча газүткәргеч торбалар өстеннән күперчек тә ясап куйдылар. Йөрергә уңайлы булсын өчен күперчек өстеннән култыкса да ясарга вәгъдә биргәннәр иде, анысы гына эшләнмәде...".
Флүрә ШӘРИФУЛЛИНА, Заводская урамы, 66: "Без яши торган йорт инде 30 ел элек төзелгән. Депутат Ринат Ханбиков ярдәме белән 2011 елда йортыбызны капремонт программасына кертә алуыбызга бик сөенгән идек. Тик шатлыгыбыз озакка бармады. Мин ул чакта йорт буенча җаваплы вәкил идем. Эшмәкәр Марат Вәлиуллин: "Акча җитәрлек, планлаштырылган барлык ремонт эшләре дә башкарылачак", - дип ышандырды. Түбәне яңарттылар, фасадны ремонтладылар, подъездларга ишек һәм пластик тәрәзәләр куйдылар да шуның белән вәссәләм. Тәрәзә тирәләрен штукатурламадылар да, җылытмадылар да.
Йорт стенасына эленгән мәгълүмат тактасында канализация уздыру турындагы пункт та бар иде. Тик безнең бәдрәф - һаман да урамда. Анда керү түгел, янына килү дә куркыныч. Ул чакта ук безгә яңасын төзергә вәгъдә биргәннәр иде. Тик вәгъдә иткән яңа бәдрәф тә, эскәмияләр дә һаман юк.
Дөрес, су белән тәэмин итү системасына әлегә зарланмыйбыз. Тик 14нче фатирда суүткәргеч эшләми инде. 16нчы фатир хуҗасы ремонт вакытында хастаханәдә дәвалана иде, шуңа торбаларын аннан башка гына ремонтладылар. Операциядән соң ул үз фатирындагы торбалар аша көч-хәл белән абына-сөртенә йөри. Подъездларда косметик ремонт ясалмады, аны агымдагы ремонт эшләренә кертергә вәгъдә бирсәләр дә, алга китеш күренми.
Тагын бер мәсьәлә. Без инде ничә еллар бөтенләй булмаган санузел өчен акча түлибез. Бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов сентябрь аенда ук кабат исәп-хисап ясарга вәгъдә биргән иде. Анысы да онытылды.
Октябрьдә район башкарма комитетының яңа җитәкчесе Валерий Макаровка мөрәҗәгать иткән идек. Ул үзе килеп, безнең яшәү шартлары белән танышып китте. Кимчелекләр бетерелер дип вәгъдә бирде. Инде хәзер түземсезлек белән яз җитүен көтәбез. Бәлки, шул чагында "боз урыныннан кузгалыр...".
Галия ПОНОМАРЕВА - К.Маркс урамы, 14: "Йортыбызны 2009 елда ремонтладылар. Төзүчеләр барысын да җиренә җиткереп эшләделәр: түбәне дә, подъездлардагы стеналарны да ремонтладылар, терәкләрне дә алыштырдылар. Тик Пугачеводагы шартлаулардан соң стеналарда ярыклар барлыкка килде, бөтен җирдән штукатурка коела...".
Галина СМИРНОВА - Красный бор, Төзүчеләр урамы, 11: "Безнең йортта ремонт 2010 елда башкарылды. Әлегә зарланмыйбыз. Тик менә беренче каттагы цемент идәндә чокырлар барлыкка килде. Измәсе сыйфатсыз булгандыр, күрәсең. Подвалга яңа ишек тә куйганнар иде, тик кыса белән ишек арасында зур ярык калган. Без анда яшелчәләр саклыйбыз. Яшелчәләр өшемәсен өчен ярыкны ел саен "ямарга" туры килә. Тулаем алганда, ремонттан канәгать без".
×××
2013 елгы капремонт программасына җиде йорт кертелгән. Болар - Әгерҗенең К.Маркс урамындагы 1нче йорт, Маяковский урамының 16нчы йорты, М.Горький урамындагы 3, 10, 11нче йортлар; Красный бордагы Маркин урамының 26нчы йорты, Тирсәнең Вокзальная урамындагы 4нче йорт. Төзүчеләр үзләренә тапшырылган җаваплы хезмәтне тел-теш тидермәслек итеп башкарырлар, ә әлеге йортларда яшәүчеләр аларның эшен ныклы контрольдә тотарлар дип ышаныйк.
Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев