Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Халыкка хезмәт итәбезме?

"Түрәләр өчен гражданнарның мөрәҗәгатьләре, хатлары буенча эшләүдән дә җаваплырак эш юк. Гади халык үз проблемасы белән җитәкче янына килми кая барсын? Ләкин Әгерҗедә бу эшкә салкын карыйлар дигән нәтиҗәгә килдем", - диде Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил ӘМИРОВ район халкын кабул иткәннән соң. Бу сишәмбедә Әгерҗегә республиканың баш прокуроры Кафил Әмиров...

"Түрәләр өчен гражданнарның мөрәҗәгатьләре, хатлары буенча эшләүдән дә җаваплырак эш юк. Гади халык үз проблемасы белән җитәкче янына килми кая барсын? Ләкин Әгерҗедә бу эшкә салкын карыйлар дигән нәтиҗәгә килдем", - диде Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил ӘМИРОВ район халкын кабул иткәннән соң.
Бу сишәмбедә Әгерҗегә республиканың баш прокуроры Кафил Әмиров белән Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия САБУРСКАЯ килделәр. Аларга керергә 28 кеше алдан язылып куйган иде. Гражданнар мөрәҗәгатьләренә, хатларына бик җаваплы караучы һәм башкалардан да шуны таләп итүче Кафил Фәхразиевич белән Сәрия Харисовна алдан язылмаган кешеләрне дә бик теләп кабул иттеләр. Өч сәгать дәвамында 30дан артык райондашыбыз аларга үз борчуларын, мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Бу ике дәрәҗәле җитәкченең һәркемне шулай җылы кабул итүе, гозерләрен игътибар белән тыңлап, гаризаларын кабул итеп, бер ай эчендә һәрберсенә язмача җавап бирәчәкләрен ишеткән халык бу очрашудан зур өметләр белән китте.
Ә район халкының сораулары бихисап җыелган. Бигрәк тә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр, Пугачеводагы хәрби частьта булган шартлаудан зыян күреп тә бүгенгәчә компенсация алалмыйча йөрүчеләрнең зар-моңнары күп җыелган. Әнә, Тирсәдән Вәсилә Нәбиуллина һәм тагын берничә кеше узган елгы язгы ташудан күргән зыянны каплау өчен матди ярдәм сорап кайларга гына мөрәҗәгать итмәгәннәр. Эшләре хәзер судка барып җиткән. Кафил Әмиров район прокуроры Сергей Парамоновка һәм Тирсә җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйковага зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы буларак әлеге судта катнашырга тәкъдим итте. "Киләчәктә мондый табигать бәла-казалары булганда зыян күрүчеләргә нинди документлар белән кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген һәр йортка кереп аңлатыгыз. Аңлату җитмәгәнгә халык кая барып бәрелергә белми йөри, тиешле акчасын да алалмый", - диде. "Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла" дигән кебек, баш прокурорның бу сүзләрен башка авыл җирлекләре башлыклары да исләрендә тотсыннар иде.
Шәһәребездәге авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр әлеге баракларда күпме мәйдан биләгәннәр, яңа торактан да шундый ук мәйданның гына бушлай биреләчәгенә риза түгел. Бу көнне дә мондый сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. "Бу закон нигезендә шулай. Әгәр зуррак фатир алырга телисез икән, артык мәйдан өчен 28 ел түләү мөмкинлеге бар", - диде Прокурор.
"Шәһәребезнең К.Маркс урамындагы 13, 15нче йортлар ишегалдында законлы төзелгән шәхси гаражларны сүтәргә мәҗбүр итәчәкләр дигән сүзләр йөри. Бу гаражларга документларыбыз бар", - дип мөрәҗәгать итүчегә К.Әмиров: "Мондый очракта сезгә компенсация түләнергә тиеш", - диде.
Әгерҗенең Октябрьская урамындагы 1нче йортта яшәүчеләр краннан кып-кызыл, балчыклы су агу турындагы зарлары белән килгәннәр иде. "Сыйфатсыз су өчен перерасчет ясатыгыз дип җавап бирәләр. Безгә акчаны кире кайтарулары кирәкми, безгә чиста су кирәк!" - диде Людмила Серафимовна. Аларның бу сорауларына бюрократларча җавап биргән түрәгә исе китте прокурорның. "Суның начар сыйфатлы булуын белгән җитәкченең мондый җавап язарга ничек кулы барды икән?!", - диде ул. Бу проблема буенча ул җавап бирәчәгенә ышандырды.
2011 елдагы шартлаулардан зыян күреп тә бернинди компенсация алалмаган кешеләрнең үтенечләре буенча районга бу проблеманы тикшереп ачыклык кертү өчен Кафил Әмиров махсус комиссия җибәрәчәген әйтте. Моннан тыш, ул районда гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшнең торышын тикшерүне район прокуратурасына йөкләде.
Соңынан район җитәкчелеге белән очрашу барышында Кафил Әмиров та, Сәрия Сабурская да районда халыкка үз хокукларын, законнарны аңлату, мәгълүмат җитмәвен билгеләп үттеләр. "Гади халык сезгә үтенеч белән килгән икән, иң әүвәл, үзегезне алар урынына куеп карагыз. Дөрес, нинди генә мәсьәлә буенча килми халык. Иң мөһиме, сабыр гына аңлатыгыз, кеше хәленә керә белегез, бер генә үтенечне дә җавапсыз калдырмагыз. Кеше мөрәҗәгать итә икән, бер ай эчендә сез язмача җавап бирергә тиеш. Республика прокуратурасына да тәүлегенә 90-120 мөрәҗәгать керә. Берсен дә җавапсыз калдырмыйбыз. Бу һәркайда шулай булырга тиеш һәм сездән дә шуны таләп итәм. Шул чагында гына без халыкка хезмәт итәбез дип әйтергә була", - диде баш Прокурор сүзен йомгаклап.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев