Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Даруханә ишекләрен ачты

Шәһәребездә шәхси кибетләр, сәүдә үзәкләре генә түгел, халыкка дару препаратларын сайлап алу өчен аптекалар да елдан-ел арта. Узган атнада Гагарин урамында тагын бер шәхси аптека ачылды. Заманында Әгерҗедә нибары ике даруханә булса, "Континент-фарма" - шәһәребездәге алтынчы аптека. Бу бина өлкән буынга - райпоның беренче рестораны, урта буын әгерҗелеләргә - "Пельменная",...

Шәһәребездә шәхси кибетләр, сәүдә үзәкләре генә түгел, халыкка дару препаратларын сайлап алу өчен аптекалар да елдан-ел арта. Узган атнада Гагарин урамында тагын бер шәхси аптека ачылды. Заманында Әгерҗедә нибары ике даруханә булса, "Континент-фарма" - шәһәребездәге алтынчы аптека.
Бу бина өлкән буынга - райпоның беренче рестораны, урта буын әгерҗелеләргә - "Пельменная", яшьрәкләргә "Бистро" кафесы буларак яхшы таныш. Соңгы елларда ул бина шактый тузып, шәһәр үзәген ямьсезләп тора иде. Ижаудан Константин Серебренников җитәкләгән "Континент" ширкәте ярты ел эчендә бу бинаны танымаслык итеп төзекләндерде. Ә Ижау эшмәкәре Наталья Андреева биредә "Континент-фарма" аптекасын ачты.
Яңа даруханә ачылу тантанасына район башлыгы Фәрит Габбасов та килгән иде. "Даруларсыз яшәүчеләр юктыр инде арабызда. Ләкин халык белән очрашканда аларның бәяләре бик еш артып торудан зарланучылар була. Сезнең аптека хезмәт хакы түбән булучыларга, аз пенсия алучыларга, эшсез калганнарга хезмәт күрсәтүче социаль характердагы даруханә булсын иде. Бәяләрегез башкалардан әз генә түбән булса да халык сезнең аптеканы сайлар, эшегез дә гөрләп барыр", - дигән теләген җиткерде район җитәкчесе. Наталья Андреева "Континент-фарма"ның нәкъ менә шундый социаль характердагы даруханә булачагына ышандырды. "Без даруханә киштәләрен көн саен дару препаратлары белән тулыландырып торачакбыз. Халыктан кирәкле даруларына заявкалар кабул итеп, заказларын 2-3 көн эчендә үтәячәкбез. Көзен товарларыбызны күпләп сату юнәлешендә дә эшли башларга ниятләп торабыз. Даруларны без иң эре компанияләрдән турыдан-туры алып кайтабыз. Шуңа күрә бездә бәяләр чагыштырмача арзан", - диде генераль директор.
Даруханә мөдире Анастасия Запивалова да, район халкына мөрәҗәгать итеп, "Континент-фарма" сезне көтә, хөрмәтле әгерҗелеләр! Сорауларыгыз булса, хәбәрләшү өчен телефон - 25725. Килегез, ишекләребез һәр көнне сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ачык", - диде.
Даруханәдә өй туе уңаеннан фармацевтлар Әгерҗедә яшәүче күп балалы Закировлар һәм Кулагиннар гаиләләрендәге сабыйларны бүләкләр биреп тә сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев