Вазифага конкурс игълан ителде
Бүген “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советының X утырышы булды. Көн тәртибенә «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды.
- Бу аның шәхси карары, - дип ассызыклады район башлыгы Азат Вәлиев. Шулай ук ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителүе турында хәбәр итте.
Депутатлар тарафыннан шулай ук хөрмәтле ветераннар Фирдаүс Акатовка, Адилә Уразгильдеева һәм Римма Яппаровага “Әгерҗе шәһәренең мактаулы гражданы” исеме бирү мәсьәләсе дә каралды. Аларның кандидатуралары күпчелек тавышлар белән расланды. Район башлыгы шәһәрнең хезмәт коллективларын әлеге исемгә кандидатларны активрак тәкъдим итәргә чакырды.
Нет комментариев