Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе вокзалы янында агачлар утыртылды

Барлыгы 15 кеше катнашты

«Урман утырту көне» республика табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты-республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту.

Әгерҗе шәһәренең "Сфера «А»" транспорт куркынычсызлыгы бүлекчәсе хезмәткәрләре дә читтә калмады. «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында Әгерҗе урманчылыгы вәкилләре белән бергә Әгерҗе шәһәренең тимер-юл вокзалы мәйданында 80 данә нарат, миләш һәм юкә үсентеләре утырттылар.

Акциядә барлыгы 15 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев