Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә Дуслык һәм теләктәшлек дәресе узды

Аны оештыручы – Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ассамблеясы

“Пушкин картасы” программасы буенча район Мәдәният сараенда югары сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес узды. Аны оештыручы – Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ассамблеясы. 

Үзенчәлекле дәресне татар эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Шәрипҗанова алып барды.

– Бүген бездә бәйрәм – Туган тел, Тукай көне. Бәйрәм кунаклары да – районыбыз мәктәпләренең югары сыйныфларында белем алучы төрле милләт укучылары. Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан тәкъдим ителүче бу чараны бүгенге  бәйрәмгә бүләк дип кабул итик, – дигән сүзләр белән сәламләде район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Дәрес әхлакый теманы чагылдырган видеофильм караудан башланды. Аның нигезендә “һәр милләт – бер­берсенә дус һәм туган” дигән фикер ята. Аннан Гөлназ Шәрипҗанова укучыларга “Үзеңне халкыңның  бер өлеше итеп тою дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Әлеге сорауга төгәл җавап биргән Шамил Ханов (Кадыбаш мәктәбе) һәм Василий Юзыкаев (Бима мәктәбе) Халыклар дуслыгы йорты ассамблеясы бүләгенә лаек булдылар. Ә җаваплар түбәндәгечә яңгырады: “Үзеңне халкыңның бер өлеше итеп тою өчен туган телеңдә сөйләшергә, милләтең белән горурланырга, бәйрәмнәреңне, горефгадәтләреңне, нәселеңне, шәҗәрәңне белергә, туган илеңне яратырга кирәк”... Җавапларны горурланып, туган телләрендә җиткерделәр 
бу укучылар.

Чараның икенче өлешендә төрле милләт вәкилләре чыгышларыннан төзелгән концерт тәкъдим ителде. Чыгышлар аша хәтта ерак Кавказда, Экваториаль Гвинеяда, Нигерияда булып кайттылар укучылар. Артистлар шул рәвешле тамашачыларга төрле милләтвәкилләренең мәдәниятен күзаллау, аларның горефгадәтләрен, традицияләрен тою мөмкинлеге тудырдылар.

Укучылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Аягүрә басып, “Туган тел” җырын төрле телләрдә башкару дәрескә матур да, мәгънәле дә нокта куйды.    
Дуслык 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев