22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 78 ел элек бу көнне фашист илбасарлары илебезгә бәреп керәләр. 1418 көн дәвам иткән канкойгыч сугышта миллионлаган кешенең гомере өзелгән.
Бу көнне Әгерҗедә Җиңү скверында сәгать 10да – митинг, татар зиратындагы туганнар каберлегендә сәгать 11дә “Хәтер учы“ акциясе уза.
Нет комментариев