Янгын сүндерүчеләр – икенче урында
Менделеев шәһәрендә янгын сүндерүчеләрнең газ-төтеннән саклау звенолары арасында республика ярышы узды
Менделеев шәһәрендә янгын сүндерүчеләрнең газ-төтеннән саклау звенолары арасында республика ярышы узды.
Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр хөрмәтенә багышлап үткәрелгән әлеге бәйгедә Александр Парфенов җитәкчелегендәге
Әгерҗе районы командасы 38 район арасында икенче урын алды. Звено составында чыгыш ясаган әгерҗелеләр Роберт Сәләхов, Роман Петров, Денис Данилов, Фәнис Сабитов көндәшләре – Кама Аланы командасыннан нибары 2 секундка гына калыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев