Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ике авылда да фельдшерлар булмау – бик аяныч

Медицина кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләсе районда бик кискен тора бүген

Көчек авыл җирлегендә узган җыенда күтәрелгән төп проблемаларның берсе шушы авылда һәм Варкләд-Бодьяда медицина хезмәткәрләре булмауга кагылышлы булды.

 – Безнең җирлектә ике медпункт эшләп килде: Көчектә һәм Варкләд-­Бодьяда. Узган көздә Көчектә район җитәкчелеге катнашында яңа модульле медпункт ачылып, ул яхшы гына эшли башлаган иде. Медицина хезмәткәре киткәннән соң әлеге медпункт ябылу хәлендә калды. Дөрес, атнага бер көн өч сәгать Тирсә амбулаториясеннән килеп эшлиләр. Әмма бу гына аз. Яңа елдан фельдшеры пенсиягә китү сәбәпле, Варкләд­-Бодьяда да ФАП ябылды. Бу уңайдан район хастаханәсе җитәкчелеге белән дә берничә тапкыр сөйләшүләр алып барылды, әмма хәзергә кадәр чишелеше юк, – дип бәян итте үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов. Чыннан да, әлеге җирлектә медицина хезмәткәрләре булмауга кагылышлы мәсьәлә район башлыгы катнашындагы планеркаларда да күтәрелгән иде. Безнең редакциягә дә бу уңайдан мөрәҗәгать итүчеләр булды.

– Медицина кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләсе районда бик кискен тора бүген. Бу бер сезнең җирлеккә генә кагылышлы түгел. Кызганычка каршы, безнең районда белгечләрне максатчан укыту буенча эш җайга салынмаган. Ә лаеклы ялга чыгучылар эштән китә тора. Чөнки таләпләр дә зур, кәгазь эше дә күп. Алар урынына килүчеләр юк. Көчек авылы буенча да без проблеманы чишәргә талпынып карадык. Медицина хезмәткәре дә таптык. Әмма аны йә торак белән тәэмин итү, йә эшкә алып килү, алып китү мәсьәләсе килеп туды. Шуңа мин бу проблеманы бергәләп чишәргә тәкъдим итәм, – дип мөрәҗәгать итте район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников җыенда катнашкан җитәкчеләргә.

– Бүген бу залда озак еллар шушы җирлектә халыкка медицина хезмәте күрсәткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хөрмәтле медицина хезмәткәрләре утыруын беләбез.  Без сезгә мөрәҗәгать итеп, пандемия белән бәйле шушы авыр чорда булса да бу проблеманы чишүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз, – дип дәвам итте район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.

Дуслар! Язманы тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев