Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Икенче яшьлеген кичерә

100 елдан артык бай тарихы булган Исәнбай мәктәбе быелгы җәйдә икенче яшьлеген кичерә. Биредә 8 млн 220 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. "Мәктәп 1973 елның октябрь аенда төзелде. Ул вакытта мин 10 сыйныфка укырга күчкән идем. Чыгарылыш сыйныфта яңа мәктәптә укуыбыз белән бик горурландым. Ләкин файдалануга тапшырылганнан бирле анда...

100 елдан артык бай тарихы булган Исәнбай мәктәбе быелгы җәйдә икенче яшьлеген кичерә. Биредә 8 млн 220 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
"Мәктәп 1973 елның октябрь аенда төзелде. Ул вакытта мин 10 сыйныфка укырга күчкән идем. Чыгарылыш сыйныфта яңа мәктәптә укуыбыз белән бик горурландым. Ләкин файдалануга тапшырылганнан бирле анда бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмады. Нәкъ 39 елдан мин кабат туган авылым мәктәбенә җитәкче булып кайттым. Һәм эшли башлавымның беренче көннәрендә үк зур ремонт эшен башладык. Бу исәнбайлылар өчен зур шатлык дип саныйм", - ди апрель аеннан бирегә директор итеп билгеләнгән Ринат Борһаниев.
"Әгерҗе МСО" җәмгыятеннән 15 төзүче таң әтәчләре белән үк торып, кояш баеганчы эштә. Бүгенге көнгә мәктәпнең икенче катына 50 данә пластик тәрәзә куелган. Бу катта иске җылылык торбалары да тулысы белән яңартылган. "Тиздән беренче каттагы торбаларны да алыштырып бетерәбез", - диләр төзүчеләр. Барлык кабинет ишекләре яңаларга алыштырылган. Кочегарканың яңа түбәсе дә әллә каян күренеп тора. Ремонт барышында төрле каршылыклар чыгып торса да, хаталар вакытында төзәтелгән. "Әле ныклы нәтиҗә ясарга иртә булса да, төзүчеләрнең эшеннән канәгать мин. Кимчелекләр булса, шунда ук яңадан эшлиләр. Вакыт белән дә исәпләшмиләр. Егетләр белән уртак телне бик тиз таптык. Материаллар да вакытында кайтартыла, кытлык юк", - ди Ринат Габдрахманович.
Яңа уку елына мәктәп танымаслык булып үзгәрәчәк дип сөенәләр мәктәп хезмәткәрләре. Суүткәргеч торбалар алыштырылачак, кулъюгычлар яңа булачак. Моңа кадәр урамда булган бәдрәф тә эчкә күчә. Икенче катта бәдрәф бүлмәсен эшли дә башлаганнар. Түшәмнәрне штукатурлаячаклар. Запас чыгу урыны да төзекләндереләчәк, ут сүндерү җайланмалары булдырылачак. Ә электр хуҗалыгын алыштыру эшләре - "ЖилЭнергоСервис" ширкәте карамагында. "Бу атнада егетләр электрүткәргечләрне алыштыру эшенә керешәләр", - ди ширкәт директоры Илфат Ямалиев.
Ашханәдә узган гасырдан калган өстәл-урындыклар урынына яңалары кайтартылачак. Димәк, кухня да заманча төсмер алачак. Яңа плитәләр, суыткычлар да булачак анда.
Ксерокс, принтер һәм башка җиһазлар белән дә баетылачак мәктәп. "Ата-аналар да ремонт эшеннән читтә калмыйлар, сыйныф стеналарын, идәннәрне ремонтлауга үз өлешләрен кертәләр, иганәчеләр дә ярдәм кулын сузалар", - ди Ринат әфәнде. Ике сыйныфта мебельләр тулысы белән алыштырылачак.
Мәктәпнең кайбер урыннарында стеналарны төзекләндерү дә таләп ителә. Ә ул проектка кертелмәгән. "Әгерҗе МСО" җәмгыяте директоры Ринат Арсланов бу стеналарны да төзекләндерәчәкләренә ышандырды", - ди директор.
"Быел Исәнбайда мәктәп оешуга - 115 ел. Әлеге истәлекле вакыйганы яңартылган мәктәптә каршы алуыбызга ничек сөенмисең инде?! Мин директор булып эшләгән дәвердә җаным-тәнем белән шушы мәктәпне төзек, тәртиптә тоту өчен тырыштым, бакчаларны гөл-чәчәкләргә күмдек. Биредә капиталь ремонт уздыру көн кадагы иде. 2006 елда ук Татарстан Министрлар Кабинетына мәктәпкә капиталь төзекләндерү кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыккан идек. Ниһаять, ничә еллардан соң быел боз урыныннан кузгалды. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, Исәнбай мәктәбен капиталь ремонт ясату программасына керткәннәре өчен! Элек-электән данлыклы булган мәктәбебезнең дәрәҗәсе төшмәсен. Хәзер дә биредә 90 бала укый икән, алар икенче туган йортларына сөенеп килсеннәр", - ди мәктәпнең элекке директоры Марат Тукманов.
Мәктәпкә атлап керүгә үк һәркемнең күзе матурлыкка төшәргә тиеш, диләр биредә. Шуңа күрә фойены да, стенага эленгән мәгълүмат такталарын да яңартачаклар. "Мәктәп 15 августка кадәр танымаслык булып үзгәрәчәк. Ә моның өчен бездән көнне-төнгә ялгап эшләү таләп ителә", - ди мәктәп директоры.
Ә без 1 сентябрь - Белем көнендә икенче яшьлеген кичергән мәктәп ишеген ачып кергән һәркем матурлыкка таң калыр, укучылар тагын да тырышып укыр, укытучылар дәртләнеп эшләр дигән өметтә калабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев