Алар ялгыз түгел
Алабугадагы сукырлар җәмгыяте рәисе Мөнип Гасыймов белән очрашуларны районыбызда яшәүче күрмәүчеләр һәрвакыт көтеп алалар. “Проблемаларны җиткерү, аралашу өчен бер мөмкинлек ул“, диләр инвалидлар.
Әйтер сүзләре, чынлап та, күп иде сукырлар җәмгыяте, район җитәкчеләре, Пенсия фонды, социаль яклау, медицина хезмәткәрләре белән очрашуга килүчеләрнең. Наҗарда гомер кичерүче Раилә Манахова сүзен “быел кышка керүдән куркам“ дип башлады.
Ул күп еллар Әгерҗедә яшәгән. Дистә еллар элек билгеле сәбәпләр аркасында фатирын сатып Наҗардан өй алырга һәм улы белән шунда гомер кичерергә туры килгән. Моннан җиде ел элек башта бер, аннан икенче күзе сукыраеп, яңадан яшәргә өйрәнергә туры килсә дә сер бирмәгән. Әмма олы терәге һәм таянычы булган улы Эдуард бер ай элек 36 яшендә вафат булгач, сабыр канатлары сынган.
– Ирем, ике улым гүр иясе булдылар. Алга таба ничек көн күрим?! – дип зар елады бәхетсез ана.
Авылда ялгызым яши алмыйм, иң авыры кыш көне мичкә ягу булачак. Дөм сукыр килеш хуҗалыкны да алып бара алмыйм. Өемә газ кергән булса да, бу кадәр төшенкелеккә бирелмәс идем, диде ул.
Раилә ханым очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага торак белән ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәләне урында ук хәл иттеләр. Тиздән Раилә ханымга Әгерҗедәге “Юность“ тулай торагыннан бер бүлмә биреләчәк.
Күптән түгел район җитәкчелегенә участок сорап мөрәҗәгать иткән Рамил Хаҗиәхмәтовның соравы да уңай чишеләчәген белдерде Римма Ринатовна.
– Гомумән, язмыш тарафыннан сыналган райондашларның үтенечләрен игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Бу яклап Пенсия фонды, социаль яклау, “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белән бердәм булып эшлибез, – диде ул.
Райондагы сукырлар бүлекчәсе җитәкчесе Рифкать Каһиров та соңгы вакытта гозер-үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләрнең бик аз булуын әйтте. Булган очракта да аларның район җитәкчеләре ярдәме белән хәл ителүен ассызыклады.
Ә менә бу очрашуда сорау-үтенечләрен җиткерүчеләр булды. “Апам – инвалид. Коляскада гына хәрәкәтләнә. Ә ул бик тузды. Ярдәм итә алмассызмы?“ дип мөрәҗәгать итүченең соравына район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре буенча урынбасары Адэля Нәфыйкова җавап бирде. Ул аның апасы Дамира ханым белән элемтәгә кереп, мәсьәләне хәл итү юлларын билгеләячәкләрен әйтте.
Пенсия фонды идарәсенең Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова социаль пакет турында бәян иткәч, федераль ташлама ияләре быел дарулар алуда авырлыклар булуын җиткерделәр.
– Андый проблема бар. Агымдагы елда ташлама ияләрен кирәкле дарулар белән тулысынча тәэмин итә алмадык. Әмма алдагы елда мондый каршылыклар булмас дип ышанабыз, – диде Адэля Марат кызы.
Күрмәүчеләр рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.
– Красный бордагы тернәкләндерү үзәгендә рәхәтләнеп ял итәбез. Ул – безнең бертөрле соры көннәребезне матурлау, яңа танышлар табу, чын күңелдән аралашу урыны, – диделәр.
Очрашу ахырында Мөнип Гасыймов ТАССРның – 100, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан иң актив инвалидларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, очрашуга килүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев