Елганы чистарттылар
Язгы ташу вакытында шәһәребез буенча ага торган Әгерҗе елгасында затор булмасын өчен елга өстен, яр буйларын чүп-чардан, сынып төшкән агач ботакларыннан чистарту буенча район җитәкчелеге чакыруына күп кенә предприятиеләр кушылды. Өч көн дәвамында уртак көч белән елганың 4 километр озынлыктагы өлеше чистартылды. Бу эштә 184нче СМП, "Хәлим" хуҗалыгы, "СтройГрад", "Строймир",...
Язгы ташу вакытында шәһәребез буенча ага торган Әгерҗе елгасында затор булмасын өчен елга өстен, яр буйларын чүп-чардан, сынып төшкән агач ботакларыннан чистарту буенча район җитәкчелеге чакыруына күп кенә предприятиеләр кушылды.
Өч көн дәвамында уртак көч белән елганың 4 километр озынлыктагы өлеше чистартылды. Бу эштә 184нче СМП, "Хәлим" хуҗалыгы, "СтройГрад", "Строймир", "Әгерҗе нефть продуктлары", "Водоканал", "Теплосбыт", "ЖилЭнергоСервис", электр элемтәсе узелы, газ-эксплуатация хезмәте, электр челтәре, янгын сүндерү часте, урман хуҗалыгы, МСО, спорт һәм туризм бүлеге эшче-хезмәткәрләре актив катнаштылар. Район җитәкчелеге аларга олы рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев