Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ярминкә сагындырган

1 май бәйрәме алдыннан район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга ярминкәгә килүчеләр әнә шулай диделәр. Ярминкәдә төрледән-төрле сөт ризыклары, йомырка, бал, ашлык, яшелчә сатып алырга мөмкин булса да, халык иң беренче ит сатучылар янына ашыкты. Итне 220-230 сумнан тәкъдим иттеләр. Әнә, Иске Эсләктән Илдус Гафаровның дүрт центнерлык үгез итен, чират торып,...

1 май бәйрәме алдыннан район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга ярминкәгә килүчеләр әнә шулай диделәр.
Ярминкәдә төрледән-төрле сөт ризыклары, йомырка, бал, ашлык, яшелчә сатып алырга мөмкин булса да, халык иң беренче ит сатучылар янына ашыкты. Итне 220-230 сумнан тәкъдим иттеләр. Әнә, Иске Эсләктән Илдус Гафаровның дүрт центнерлык үгез итен, чират торып, рәхмәт әйтә-әйтә алды халык. "Һәр ярминкәдә катнашабыз. Әле башкаларына өчәр үгез суеп алып килә идек, монысына берне генә алып килдек", - диде Илдус. Яңа Бәзәкәдән фермер Дилүс Ямалиев алып килгән ит янына да бик тиз җыелдылар. Иренеп тормыйча, һәр сатучының теләген истә тотып, сайлап-сайлап үлчәде ул кисәкләрне. Дилүснең мондый игътибарлылыгы аеруча өлкәннәр күңеленә хуш килде, ахрысы, аның янында күбрәк әби-бабайлар кайнашты. Иж-Бәйкидән Фәнис Баһаветдинов алып килгән дуңгыз итенә дә сорау зур булды. Менә шулай, авыл кешесенә терлеге көр булсын өчен бер яклап тырышлык куярга туры килсә, аны сату өчен дә зур осталык кирәк шул.
Яңа Бәзәкәдән Нәфисгөл апа Галиеваның хуш исле чәчәк балын авыз итеп кенә калмадылар, бик теләп сатып та алдылар. Улы Раушанның балын сатарга алып килгән иде ул. "Авыл кешесенең кылны кырыкка ярырдай чагы бит. Улымның вакыты булмагач, менә мин килдем бал сатарга. Аллаһыга шөкер, сату уңышлы бара", - дип сөенде ана.
Салагыштан Миңнехуҗиннар бер җиңел машина тутырып үзләре үстергән кәбестә алып килгәннәр иде. Әлеге машина тирәсендә баштарак халык юклыгын күреп: "Шундый ерактан килеп сата алмый кайтып китсәләр, бик күңелсез була инде", - дип борчылуыбыз юкка булып чыкты. Шыгырдап торган ап-ак кәбестәләрне 8 сумнан мактый-мактый алды халык. "Көз көне дә бик күп саткан идек инде", - диде Миләүшә, сатуның уңышлы баруына канәгать булып.
Дистәсен 40-45 сумнан йомырка, килосын 80 сумнан эремчек, литр ярымын 30 сумнан сөт, ярты литрлы банкасын 40 сумнан каймак та сатты авыл халкы. Ә "Наҗар" җәмгыятеннән катык та алып килгәннәр иде. "Безнең даими клиентларыбыз бар инде. Бүген дә сату яхшы бара", - диде сатучы Нәсимә Насыйпова.
Ярминкәдә иң зур ассортимент "Агрохимсервис" җәмгыятенеке булгандыр, мөгаен. Ашлык, мөгезле эре терлек өчен комбиазык, салам-печән, кәбестә, бәрәңге, кара торма, суган дисеңме... Әнә, Шамил абый Бәшәров өч капчык бодай сатып алган. "Газетадан ярминкә хакында белдерүне укыгач, бик сөендек. Тавык-чебешләрне ашатырга кирәк бит. Бодае бик коры, әйбәт. Ә көзен, Аллаһ насыйп итсә, яңа уңыш бодаен алырбыз", - диде Шамил абый.
Ни гаҗәп, агрофирманың бәрәңге төягән КамАЗы тирәсендә генә сирәк күренде халык. Югыйсә, ашардае да, орлыклыгының да килосы 5 сум гына иде бит. Нибары ике тонна бәрәңге сатылды, диделәр агрофирма хезмәткәрләре.
Менә шулай узды язның беренче ярминкәсе. Кемдер үзенә кирәкле товарны алып калырга ашыкса, икенчеләр район кулланучылар җәмгыяте тәкъдим иткән камыр ризыклары белән сыйланды. Район сәнгать осталары концертын да карап хозурланды халык. Ә сабыйлар төрле аттракционнарда уйнап рәхәтләнделәр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев