“Күңелем һаман унсигездә“, ди Рәхимә апа ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
- Үземә туксан яшь тулганына һич ышанасы килми. Сиксән яшемдә духтырга баргач, "әби, сиңа ничә яшь?" дип сораганнар иде. Урысчаны такы-токы гына белгәч, сиксән дип әйтеп булмады, "восемнадцать" дидем. Менә һаман да күңел унсигездә әле минем, - дип үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне көлдереп алды Рәхимә апа ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА....
- Үземә туксан яшь тулганына һич ышанасы килми. Сиксән яшемдә духтырга баргач, "әби, сиңа ничә яшь?" дип сораганнар иде. Урысчаны такы-токы гына белгәч, сиксән дип әйтеп булмады, "восемнадцать" дидем. Менә һаман да күңел унсигездә әле минем, - дип үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне көлдереп алды Рәхимә апа ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Әнә шулай җор телле булуы, күңелен төшерми яши белүе тормыш авырлыкларын җиңәргә көч биргән аңа.
...Рәхимә апа Барҗы авылында үсә. Мәктәптә дүрт сыйныф кына укып кала ул. Тормышның нужа йөген бик иртә тартырга туры килгәнлектән, кызга Кичкетаң мәктәбендә белем алу насыйп булмый.
Сугыш башланганда да 14 яшьлек үсмер кыз гына була әле Рәхимә. Бу елларда Девәтернә урманында агач кискәннәре, анда күргән газаплары да бүгенгедәй күз алдында аның.
1953 елда Рәхимә Барҗы егете Муллаянга кияүгә чыга. Яшь гаиләнең тормышын тагын да тулыландырып башта Зәйтүнә, аннан Гүзәлия дөньяга килә. Тик парлы тормышлары гына бик кыска була. Бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп кенә яшәгәндә Муллаян вафат була. Дүрт яшьлек Зәйтүнә, унҗиде көнлек Гүзәлиясе белән тол калган Рәхимә бу вакытта тормышны алып бару өчен көч һәм сабырлыкны каян алды микән...
Әмма кайгыларга бирешеп яшәр чакмыни?! Ике баланы ничек тә үстерергә, кеше итәргә кирәк. Рәхимә алны-ялны белми яшелчә бакчасында эшли. Бик тә мәрхәмәтле, кирәк булса "соңгы күлмәген" салып бирергә әзер булган Рәхимәне ике як туганнар ярдәменнән ташламый. Әнә шулай, җигелеп тормыш көтә, балаларын укыта, аларны олы тормыш юлына озата ул. 1975 елда Кичкетаңга күченгәннән соң Рәхимә балалар бакчасында пешекче булып эшли. Лаеклы ялга да 57 яшендә генә китә.
Кызлары - Зәйтүнәсе гаиләсе белән - Көчектә, Гүзәлиясе Кырындыда гомер итсәләр дә, әниләрен ялгызлыкта калдырмыйлар, чиратлап үзләрендә кадерләп кенә яшәтәләр. Кичкетаңда гомер иткән ут күршеләре Розалия белән Нәсимә, якын туганы Камилә дә онытмыйлар, көн саен шалтыратып хәлен беләләр. Оныклар да кайтканда-киткәндә әбиләре янында кунак булалар. 90 яшьлек юбилеен уздырган Гүзәлия йортына да җыелышып кайтканнар иде алар. Рәхимә апаны бу көнне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кичкетаң, Кырынды авыл җирлекләре башлыклары Зөлфәт Нуриев, Илназ Закиров та котладылар һәм балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен теләделәр.
Лилия РӘСУЛОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев