Бәйгеләр дә оештыралар
Республикада иң зурлардан саналган «Кичке Таң» заказнигы 9,8 мең гектар мәйданны били. Аның 1,7 мең гектары урманнарны тәшкил итә. Калган өлеше – басу-сулыклар. Тыюлыкта дүрт табигать һәйкәле – Иж елгасы, «Сложный бор» урман массивы, «Кырыкмас елгасы тамагы», «Красный бор геологик уемы» бар. Биредә «Кызыл китап»ка кертелгән 26 төр кош, 11 төр җәнлек, 41 төр үсемлек исәпләнә. Заказник территориясендә чишмәләр саны гына да утызга җитә. Шуларның халык иң яратып йөри торганы – «Әүлия» чишмәсе.
Кичкетан заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе укучылары, авыл җирлеге Советы карамагындагы оешма-учреждение хезмәткәрләре, табигатьне яратучы кичкетаңлылар белән елга берничә тапкыр территорияне чүп-чардан арындыру, агачлар утырту (быел гына урманчылар белән берлектә ун гектар мәйданда нарат, чыршы үсентеләре утыртканнар) буенча өмәләр оештыралар.
Районыбыз мәктәпләрендә “Кошлар көне“, “Эколог көне“ кебек әһәмиятле бәйрәмнәр уңаеннан дәресләр уздыралар. Язын сыерчык оялары, кышын кошларга җимлекләр ясау буенча бәйгеләр дә оештыралар. “Маршлар паркы“ акциясендә катнашучыларның ел саен күп булуына да сөенәләр.
– Минем хыялым – шушы табигать бүләк иткән байлыкны күз карасы кебек саклап, буыннардан-буыннарга тапшыру, – ди заказник җитәкчесе Руслан Мәннапов.
Ххх
Тыюлыкның матурлыгын, биредә кайнаган тормышны берничә сәгать эчендә генә күреп тә, тоемлап та бетереп булмый. Язманы «Кичке Таң» заказнигында бер булган кеше бирегә кабат килү теләге белән яна“ дигән җөмлә белән башлаган идем. Нәкъ шулай булачак та. Биредә әле без күрмәгән, ишетмәгән бик күп яңалыклар бар.
Нет комментариев