Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Красноборская дубрава“ социаль ярдәм үзәге Президент грантлары фонды бәйгесендә җиңү яулады

Грант суммасы 565310 сум тәшкил итә

Грант суммасы 565310 сум тәшкил итә. Әлеге акчага физиотерапия кабинеты җиһазландырылган, “Гейзер“ коры углекислоталы ванна сатып алынган. 

–    Безнең проект коронавирус белән авырганннан соң, пенсионерларны реабилитацияләү өчен шартлар тудыруга, шулай ук вируслы авыруларны кисәтүгә

юнәлдерелгән, – ди үзәк директоры Анна Суханова. 
Тернәкләндерү программасы 15 көнгә исәпләнгән. Ул комплекслы уза. Үз эченә физиотерапия, дәвалау массажы, сулыш гимнастикасы, фитотерапия, психолог белән дәресләр, көн саен саф һавада йөрүне ала. Барлык дәвалау чаралары да табиб билгеләгәннән соң уздырыла. 
Белгечләр фикеренчә, әлеге процедуралар пенсия яшендәге кешеләргә ковидка кадәр булган тормышка кайтырга, ягъни иммунитетны ныгытырга, хроник ару синдромын бетерергә, хәрәкәт активлыгын арттырырга, артериаль кан басымын нормальләштерергә, психик халәтне яхшыртырга ярдәм итә.

Проект кысаларында тернәкләнүне 210 кеше узар дип планлаштырыла. Шушы көннәрдә үзәк COVID-19 авыруын кичергән беренче өлкән яшьтәге кешеләрне кабул итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев