Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Красный бордан Алинә Асанова – Әгерҗе районында беренче очучы гүзәл зат

Әңгәмә

Кытай, Испания, Камбоджа, Германия, Тайланд, Камчатка... Болар Красный борда туып-үскән якташыбыз Алинә АСАНОВА булган урыннарның берничәсе генә. Алинә – тәвәккәл, максатчан, көчле рухлы кыз. Ул кыска гына вакыт эчендә инглиз теле укытучысыннан очучы һөнәренә кадәр юл узуы белән дә сокландыра. 

–    Алинә, гаиләгез, мәктәп елларыгыз турында сөйләгез әле. 

–    Мин мәктәптә укыганда активлыгым белән аерылып тордым дип әйтә алмыйм. Башка яшьтәшләрем кебек үк, төрле чараларда катнаштым. Красный борда Ирина Патрикеева җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрдем. 6 сыйныфта укыганда шушы ук педагог алып барган баскетбол секциясендә шөгыльләндем. Ул бездән көчле команда ясады. 
Туган авылым Красный борны бик яратам. Мөмкинлек булу белән әнием янына “очып“ кайтам. Әнием Эльвина Александровна “Наз“ приютында эшли. Апам Анастасия гаиләсе белән Пермьдә яши. 

–    Һөнәр сайлауга тукталсак...

–    Дөресен әйтәм, 11 сыйныфны тәмамлаганда да нинди һөнәр сайлаячагымны белми идем. Документларны Алабуга пединститутының психология һәм чит телләр факультетларына тапшырдым. Безне мәктәптә немец теленнән бик көчле мөгаллимә Роза Романовна укытты. Һәм мин чит телләр юнәлешен сайладым. Дөрес, махсус әзерлексез уку җиңел булмады, әмма кызык иде. 2015 елда диплом алганнан соң, Әгерҗедә 1нче гимназиядә эшли башладым. Өлкән хезмәттәшләремнең ярдәмен тойдым, үземнең 5б сыйныфын әле дә сагынып искә алам. Укучыларымны, коллективны яратсам да, мәктәп минем өчен беренче һәм соңгы эш урыны түгеллеген аңлый идем. Мин студент елларында ук күкләр турында хыяллана башладым. Моның сәбәпчесе  очучы булып эшләүче апамның ире Евгений иде. Дөрес, мин очучы булам дип уйламадым да. Хәтта очучы кызлар юктыр дип уйлый идем. Ә менә самолетта пассажирларга хезмәт күрсәтүче бортпроводник буласы килү хыялы белән яна башлавымны сизми дә калдым. 

–    Һәм Сез тәвәккәлләдегез...

–    Иң беренче очу-эксперт комиссиясен уздым, күзләрне һәм тешләрне дәвалаттым. Комиссия узганнан соң Мәскәүгә әңгәмәгә бардым. “Аэрофлот – Россия авиалинияләре“ компаниясенең зурлыгын күз алдына китерегез әле!  Әңгәмә узарга килүчеләр генә дә 123 (!) кеше. Танышулар, аралашулар башланды. Барысы да зур-зур шәһәрләрдән килгәннәр. Мин, авылдан икәнемне әйтергә оялып, үземне Казаннан дип таныштырдым. Әңгәмә рус һәм инглиз телләрендә алып барылды. Сайлап алуны 12 кеше узды. Алар арасында мин дә бар идем. Бу мизгелдә сөенечемнән бөтен Мәскәүгә кычкырасым килде. Бу кызыклы тормышка олы юллама иде. 

–    Сезнең өчен яңадан уку башландымы?

–    Әйе, без өч ай укыдык. Шундый мавыктыргыч булды ул. Тренажерда нәкъ самолеттагы кебек. Үзеңне ничек тотарга, беренче медицина ярдәмен ничек күрсәтергә, гадәттән тыш хәлләр булганда нишләргә... Барысына да өйрәттеләр. Имтиханнар тапшырганнан соң 2017 елның 25 январенда мине беренче рейска билгеләделәр. Мәскәүдән Кишиневка очтык. Самолетта күзем икенче очучыга төште. Хатын-кыз! Икенче юлы Иркутскига очтык. Корабль командиры – хатын-кыз! Мин шаккаттым. Очучылар арасында да гүзәл затлар бар икән бит. Күңелемдә тагын бер хыялны тормышка ашыру теләге уянды. 

Материалны тулысынча газетыбызнын җомга санында укыгыз, дуслар
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев