Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтәләр

Россия пенсионерлары берлегенең райондагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Өченче буын университеты" быел да өлкәннәргә төрле юнәлештәге курслар тәкъдим итә. Бу - иң беренче чиратта, күп кенә өлкәннәребез үз итеп өлгергән компьютер курслары. Өлкәннәрне компьютер нигезләренә быел Красный бор, Кичкетаң, Тирсә, Көчек, Бима, 2нче шәһәр мәктәпләре базаларында өйрәтәчәкләр. Университет ярдәме белән шулай...

Россия пенсионерлары берлегенең райондагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Өченче буын университеты" быел да өлкәннәргә төрле юнәлештәге курслар тәкъдим итә.

Бу - иң беренче чиратта, күп кенә өлкәннәребез үз итеп өлгергән компьютер курслары. Өлкәннәрне компьютер нигезләренә быел Красный бор, Кичкетаң, Тирсә, Көчек, Бима, 2нче шәһәр мәктәпләре базаларында өйрәтәчәкләр. Университет ярдәме белән шулай ук Пенсия фонды идарәсендә - хокук белемнәре мәктәбе, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше һәм психология буенча курслар оештыру планлаштырыла. Сүз уңаеннан: төрле юнәлештәге курсларны районыбызның иң актив 500дән артык пенсионеры тәмамлады инде. Бу сафларга сез дә кушыла аласыз. Курсларга кайда, ничек язылу турындагы мәгълүматны 23054 телефонына шалтыратып белергә мөмкин. Шулай ук Пенсия фонды идарәсенең 9нчы кабинетына мөрәҗәгать итәргә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев