Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Мул уңышка нигез бүген салына

Агрофирма басуларына икенче икмәкне 439 гектар мәйданда утыртачаклар быел. "Бәрәңгенең "Ред Скарлетт", "Невский", "Колетта", "Зекура", "Розара" кебек безнең як туфрагы өчен кулай сортларын утыртабыз. Күптән түгел "Беллароза" дигән яңа сорт кайтартылды. Бәрәңгенең сортын алыштырып торырга кирәк. Чөнки аның яңа сорты 4-5 ел дәвамында гына яхшы уңыш бирә", - ди Красный...

Агрофирма басуларына икенче икмәкне 439 гектар мәйданда утыртачаклар быел.
"Бәрәңгенең "Ред Скарлетт", "Невский", "Колетта", "Зекура", "Розара" кебек безнең як туфрагы өчен кулай сортларын утыртабыз. Күптән түгел "Беллароза" дигән яңа сорт кайтартылды. Бәрәңгенең сортын алыштырып торырга кирәк. Чөнки аның яңа сорты 4-5 ел дәвамында гына яхшы уңыш бирә", - ди Красный бордагы бәрәңге саклагычы идарәчесе Рифат Халматов. Уразайдан тыш, икенче икмәкне Кырынды басуларына да утыртачаклар. Биредә бәрәңге утыртылган мәйданнарны сугарырга да планлаштыралар. Моның өчен су сиптерү җайланмалары сатып алынган инде.
Әлегә икенче икмәкне Уразай басуларына утырту эше кызу темплар белән бара. Туфракны әзерләүдә бертуган Алексей һәм Александр Нехорошковлар, Александр Семенов эшләсә, икенче икмәкне җир куенына салу - Марат Асылмәрдәнов һәм Владимир Васильев җаваплылыгында. Владимир бәрәңге басуларына инде дүртенче елын чыккан. Шуңа икенче икмәктән мул уңыш алу серләре аңа яхшы таныш. Бу җаваплы эштә аның белән бергә эшләгән Азат Асылмәрдәновны энесе Марат алыштырган быел. "Абый бу эшне һәрчак "бишле"лек башкарып килде, миңа да сынатырга ярамый", - ди егет. Ярдәмчеләре Марс Васильев һәм Валентин Васильев белән көнлек нормаларын ике тапкырга диярлек арттырып үтиләр. "Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган: кайнар ашны ике тапкыр басуга ук алып киләләр. Вак-төяк ремонт, ягулык салу кебек эшләрне дә басуда гына башкару да җайга салынган", - диләр механизаторлар. Басуга бәрәңгене Красный бордагы саклагычлардан КамАЗлар ташый.
Бәрәңге саклагычларда да эш ике сменада оештырылган. Бер сменада байтуганлылар эшләсә, икенчесендә аларны Красный бор, Кам.Ключ, Күләгәштән килеп эшләүчеләр алыштыра. "Бәрәңге саклагычта эш ел дәвамында бетми. Ә менә бәрәңге утырткан, алган чакларда ялларсыз да эшләргә туры килә", - диләр эшчеләр. Аларны эш урынына автобус йөртә, саклагычның үз ашханәсе дә бар. Бәрәңге утырткан, казыган вакытларда бушлай ашату каралган.
Хәзерге вакытта эшчеләрнең төп бурычы басуга бәрәңге ташучы машианаларның эшенә өзеклек куймаудан гыйбарәт. Хәер, бәрәңгене "Гриммер" транспортиры үзе төйи. Алай гына да түгел, төягән чакта ваграк бәрәңгене эресеннән аерып та ала. "Әмма бу җайланманың бәрәңгенең сыйфатлымы-юкмы икәнлеген күрү "сәләте" юк. Транспортир аша бер генә бозык йә черегән бәрәңге үтәргә тиеш түгел. Яхшы орлык кына яхшы уңыш бирәчәк бит. Шуңа эшчеләр һәр бәрәңгене күз уңыннан уздыралар", - ди бәрәңге склады мөдире Миңнефатыйх Хөснетдинов. Быел бәрәңге яхшы сакланган, бозыклары берән-сәрән генә очрый. Складлардан кыш буе эре бәрәңге сатканнар, шуңа ул инде калмаган диярлек. Яз көне Әгерҗедә узган ярминкәдә дә халык Уразай бәрәңгесен бик теләп сатып алган. "Язын орлыклык, вак бәрәңгене дә бик күп саттык. Хәтта Кичкетаңнан тикле килеп алучылар булды", - ди склад мөдире. Сүз уңаеннан: әле хәзер дә орлыклык бәрәңге сатыла биредә. Бәясе, репродукциясенә карата, 5-7 сум.
Бәрәңге утыртуны май азагына төгәлләргә планлаштыралар. Үсентеләр күренә башлауга басуларга тракторчылар Александр Чихвинцев һәм Раиф Сөләйманов чыгачак. Алар - чүп үләннәре һәм корткычларга каршы көрәшүчеләр. Менә шулай уртак тырышлык куйганда гына бәрәңгедән мул уңыш алырга мөмкин булачагын яхшы аңлыйлар биредә.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев