Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

*** 28 февральдә 10-13 сәгатьләрдә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Зиннәт кызы Вәлиуллина видеоэлемтә буенча халык сорауларына җавап бирәчәк. Әгәр пенсия буенча сорауларыгыз бар икән, 23054, 22958 телефоннары буенча шалтыратып язылыгыз. *** Пенсионерлар берлегенең Әгерҗе районы бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсе белән берлектә компьютер курсларын тәмамлаган пенсионерларны 4...

***

28 февральдә 10-13 сәгатьләрдә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Зиннәт кызы Вәлиуллина видеоэлемтә буенча халык сорауларына җавап бирәчәк. Әгәр пенсия буенча сорауларыгыз бар икән, 23054, 22958 телефоннары буенча шалтыратып язылыгыз.

***
Пенсионерлар берлегенең Әгерҗе районы бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсе белән берлектә компьютер курсларын тәмамлаган пенсионерларны 4 мартта сәгать 3тә 1нче гимназия базасында үтәчәк олимпиадада катнашырга чакыра. Компьютер нигезләре буенча яхшы белем күрсәткән пенсионерлар республика бәйгесендә көч сынашу хокукы ала. "Олимпиадада катнашырга теләүчеләрнең 23054 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйбыз", - ди Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова.

***
1 мартта кичке сәгать 6да Варкләд-Бодья клубында "Авыл егете" бәйгесе уздырыла. Анда 6 егет төрле сынауларда көч сынашачак. Авыл егетләренә көч бирергә сез дә килегез.

***
2 мартта сәгать 10да Имәнлектә "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы призына чаңгы ярышлары уздырыла. Балаларны да, урта яшьтәгеләрне дә, пенсионерларны да чаңгы юлларында көтәбез.

***
2 мартта сәгать 11дә вагон депосы залында бокс буенча ярышлар үткәрелә. Чын ир-егетләр уенын карарга килми калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев