Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

“Пчелино” фестивалендә кунакларны күңелле сюрпризлар көтә

Быелгы җәйдә ТР Аграр яшьләр берлеге инициативасы белән Татарстанның өч районында өч төрле фестиваль уздыру планлаштырылган иде. Аның берсе - "Сенофест" - июль ахырында Зәйдә үтте. "Скорлупино" дип аталганы алдагы атнада Питрәчтә булачак. Ә бу атнаның шимбәсендә Әгерҗе ипподромында - республикакүләм "Пчелино". Бездә узачак "Пчелино" нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак соң?...

Быелгы җәйдә ТР Аграр яшьләр берлеге инициативасы белән Татарстанның өч районында өч төрле фестиваль уздыру планлаштырылган иде. Аның берсе - "Сенофест" - июль ахырында Зәйдә үтте. "Скорлупино" дип аталганы алдагы атнада Питрәчтә булачак. Ә бу атнаның шимбәсендә Әгерҗе ипподромында - республикакүләм "Пчелино".

Бездә узачак "Пчелино" нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак соң? Анда кунакларны, райондашларны нәрсә белән шаккатырачаклар? Бу хакта ТР Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе районындагы җитәкчесе Энҗе РЫКОВА сөйли.

- Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге бәйрәм башыннан ахырына кадәр бал кортлары, бал тематикасы белән бәйле булачак. Һәм анда бик күп мәйданчыклар эшләячәк.

Башта ук сер итеп шуны әйтим әле: бәйрәмгә сарыдан киенеп килергә тырышыгыз. Ни өчен икәнлеген бәйрәмдә күрерсез.

Мәйданчыкларга килгәндә, аларның һәркайсының үз "миссиясе" бар. Әйтик, республика яшьләр командалары арасында спорт ярышлары узачак мәйданчык иң кызу урын булыр, мөгаен. Ярышлары да нинди бит әле! Әйтик, чиләк-көянтә белән чәчәктән умартага нектар ташу, каршылыкларны җиңә-җиңә бал бочкасын тәгәрәтү. "Аюга эләкмә" уены да бик кызыклы булырга охшаган.

Ә иң баллы мәйданчыкта бал һәм бал продуктлары ярминкәсе, умартачылар арасында осталык бәйгесе уза. Тамашачылар шунда ук районыбызның чәкчәк ясау осталары әзерләгән төрледән-төрле чәкчәк күргәзмәсе шаһитләре булачак. Бу мәйданчыкның тагын бер баллы мизгеле - зу-у-ур "Медовик" торты әзерләп, иң ахырда шуның белән тамашачыларны сыйлау.

Фестивальдә иң сыйфатлы һәм татлы балны да катнашучылар үзләре сайлый. Моның өчен бушлай "контроль сатып алу" оештырыла. Ә сайлау җиңел булмас дип уйлыйм. Чөнки умартачылар безнең районнан гына түгел, бөтен республикадан, күрше Удмуртиядән килеп үз балларын тәкъдим итәчәк.

Бал турында сүз барганда, тагын бер мәйданчык турында әйтми мөмкин түгел. Анысы - чәй мәйданчыгы. Аның исеме дә үзенчәлекле "Безелдибез". Биредә файдалы үләннәрдән әзерләнгән хуш исле чәй эчеп, бераз фикер алышырга, ягъни "безелдәп" алырга мөмкин булачак.

Фестивальнең иң күңелле мизгелләре балалар мәйданчыклары тирәсендә булыр, мөгаен. Әлеге мәйданчыкның исеме дә күңелгә ятышлы - "Шаян нәни бал кортлары". Биредә балалар арасында фестиваль тематикасын чагылдырган костюмнар һәм рәсемнәр бәйгесе, спорт эстафетасы, мини-концерт һәм башка чаралар уздыру күзаллана. Ә менә иң кульминацион нокта - крио-туңдырма әзерләү һәм шуннан авыз итү. Крио-туңдырманың ни икәнен бәйрәмдә күрерсез.

Җырлы-биюле мизгелләрне татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем бүләк итәр. Бу пар Әгерҗегә килер көннәрен түземсезлек белән көтә.

"Пчелино" кунаклары фестивальдә фәнни шоу шаһитләре дә булачаклар. Әйтик, ничек итеп туңдырылган поп-корн әзерләргә? Сыек азот ярдәмендә тагын нинди экспериментлар уздырып була? Ә бәйрәм истәлеге итеп районыбызның һәм республиканың алтын куллы осталары ясаган эшләнмәләрне сатып алырга мөмкин булачак.

Тагын бер "сюрприз" турында әйтми кала алмыйм: бәйрәм башында һәр катнашучыга бушлай лотерея биреләчәк һәм ахырда иң бәхетле лотерея хуҗасы сайлап алына. Әлеге бәхет иясен экофестивальнең "саллы" гына бүләге көтә. Гомумән, фестивальдә бүләкләр дә, сюрпризлар да күп булачак. Әлегә барлык серләрне дә ачып бетермик әле. Аларны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, шимбә көнне ипподромга рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев