Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Перрондагы сәүдәгә нокта куелырмы?

Әгерҗе тимер юл вокзалы перронында рөхсәтсез сәүдә итүчеләр турында сөйләгәндә: "Элек тә сәүдә иттеләр, алга таба да туктамаслар", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Район башкарма комитеты административ комиссиясенең тимер юл вокзалында уздырылган күчмә утырышында да көн тәртибенә әлеге тәртипсезлеккә ничек чик куярга дигән мәсьәлә куелган иде. Әгерҗедә перрон...

Әгерҗе тимер юл вокзалы перронында рөхсәтсез сәүдә итүчеләр турында сөйләгәндә: "Элек тә сәүдә иттеләр, алга таба да туктамаслар", - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Район башкарма комитеты административ комиссиясенең тимер юл вокзалында уздырылган күчмә утырышында да көн тәртибенә әлеге тәртипсезлеккә ничек чик куярга дигән мәсьәлә куелган иде.
Әгерҗедә перрон сәүдәгәрлегенә инде күп еллар элек нигез салынган. Өлкәннәр "сугыш вакытында да вокзалда сәүдә туктамады" дип искә алалар. Тик хәзер - бөтенләй башка заман. Илебез елдан-ел цивилизацияле була бара. Әгерҗе тимер юл вокзалы - Горький тимер юлы челтәрендә иң матуры. Ул - Татарстанның көнчыгыш капкасы. Әгерҗе аша Себер һәм Уралда яшәүчеләр Мәскәүгә юл тота. Шуңа күрә вокзал шәһәрнең визит карточкасы булып тора һәм анда халык законнарны үтәргә тиеш.
Беренчедән, сәүдәгәрләр тимерьюлчыларга эшләргә комачаулыйлар. "Хәзер поездларны су белән Әгерҗедә тәэмин итәләр. Вагоннарны карап-тикшереп йөрүчеләр һәм су тутыручылар поезд туктаган арада составның төзеклеген карарга, су тутырып өлгерергә тиеш. Платформада колонкалар урнаштырылган, шунда ук пассажирлар ашыга, сәүдәгәрләр тыз-быз чабыша. Поезд килгәч кырмыска оясы кебек", - дип канәгатьсезлек белдерә вокзал начальнигы Евгений Бареков.
Икенчедән, тимер юл полотносы тирәсендә йөгереп, сәүдәгәрләр үз тормышларын да куркыныч астына куялар. Өченчедән, сертификацияләнмәгән азык-төлек тәкъдим итеп, алар пассажирларның сәламәтлегенә зыян да китерергә мөмкин.
"Бүген без перронда законсыз сәүдә итүне туктату өчен нинди чаралар күрергә дигән сорауга җавап табарга тиеш. Бер яктан, сәүдәгәр хатын-кызларны да аңларга була. Аларны бирегә эшсезлек, акча җитмәү китергән. Эзләсәң, сәбәпләре күп. Тик вокзалда, перронда иң беренче урында пассажирларның куркынычсызлыгы булырга тиеш", - диде административ комиссия рәисе Руслан Иванов. Сәүдәгәрләр арасында матди яктан яхшы тәэмин ителгән, әйтик, тимерьюлчыларның хатыннары да бар. Комиссия, сату итүчеләрнең исемлеген төзеп, мәгълүматны ирләре эшли торган предприятие җитәкчеләренә, профсоюз комитетларына җиткерү турында карар чыгарды. Бәлки, психологик яктан йогынты ясау нәтиҗә бирер дип өметләнәләр комиссия әгъзаләре.
Перрон сәүдәгәрләре товарны каян ала соң? Кайберләре үзләре пешергән, җитештергән ризык саталар. Тик күпләре товарны "кара исемлек" буенча якындагы кибетләрдән алалар һәм бәясен арттырып саталар. "Бу да законлы түгел. Эшмәкәрләр белән киңәшмә уздырырга һәм сәүдә нокталарындагы товар әйләнешен ныклы контрольгә алырга кирәк", - дип исәпли Руслан Валерьевич. Чыннан да, сәүдәгәрләрнең товарны акча түләп аласылары килми, чөнки сата алмабыз дип куркалар.
Яңа закон буенча тимер юл вокзалы территориясендә урнашкан кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сату тыела. Комиссия вокзал эчендәге буфетта да сыра сату вакытын чикләргә кирәк дип исәпли. Алыпсатарлар кичке сәгать 10нан соң кыйммәт бәягә сыра сатып акча эшлиләр. Бу исә закон нигезендә катгый тыела.
Утырыштан соң комиссия әгъзаләре, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, вокзал начальнигы Евгений Бареков, полициянең линия бүлеге начальнигы урынбасары Ринат Мәрданов һәм мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Әлфия Фарбаева перрон сәүдәгәрләре белән очраштылар. Әлфия Талировна хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә булган эш урыннары турында сөйләде. Руслан Валерьевич аларга перронда үз нокталарын ачарга тәкъдим итте. "Поездлар станциядә 15 минуттан артык торалар. Шул ара эчендә сез пассажирларга хәтта кайнар ризык та тәкъдим итә аласыз. Тик ларек заман таләпләренә туры килергә һәм зәвык белән эшләнгән булырга тиеш", - диде ул. Күп кенә сәүдәгәрләр аның бу тәкъдимен кызыксынып тыңладылар һәм сораулар яудырдылар.
Ничек кенә булмасын, якын киләчәктә Әгерҗедә перронда сәүдә итү булмаячак. Бу яктан, бәлки, Казан тәҗрибәсен кулланып, вокзал территориясен бөтенләй ябу отышлы булыр иде. Быел җәен Әгерҗе вокзалы аша Казанда узачак Универсиадага спортчылар һәм җанатарларны алып баручы поездлар да узачак бит. Тимерьюлчылар шәһәре булган Әгерҗебезнең йөзен бозмаска иде.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев