Һәр мәгълүмат тикшереләчәк
27 июньгә кадәр Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш“ акциясе бара. Аның максаты – наркотикларның законсыз әйләнешенә киртә кую һәм наркомания таралуны кисәтү.
Полиция бүлеге райондашларга мөрәҗәгать итә. Әгәр сез наркотик матдәләр сатучыларны һәм наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән 22541 (дежур бүлеге), 21737 (аноним) телефоннарына шалтыратыгыз.
Һәр мәгълүмат тикшереләчәк һәм закон бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк.
Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча юрисконсульты.
Нет комментариев