Расим Закиров истәлегенә багышланган ярыш җиңүчеләре билгеле
Спорт сөючеләр көч сынашты
Кичә Әгерҗедә зур спорт бәйрәме гөрләде. Куп еллар "Ялкын" хуҗалыгы, Иж-Бубый авыл советы белән җитәкчелек иткән Расим Гафи улы Закиров истәлегенә багышланган волейбол ярышы һәм шашка уеннары 8нче тапкыр узды. 5 гыйнвар көнне аңа 70 яшь тулган булыр иде.
Укучылар арасында 2нче мәктәпнең зурлар, 1нче гимназия, 2нче мәктәпнең кечкенәләр командалары беренче-өченче урыннарда. Аларга медальләр, грамота, бүләкләр тапшырылды.
Зурлар арасында беренче урын Алабуга командасында. Икенчедә "Ак Барс Иминиятләштерү", өченче урында Кадрәк командасы.
Расим Закировнын төчек улы Инсаф Закиров командаларны бүләкләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Азат Вәлиев 59 яшьлек иң өлкән уенчыны - Әгерҗе ветераннары командасыннан Илһам Нуриевка һәм Алабуга командасыннан Красный бор егете - "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булган Никита Патрикеевка сертификатлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев