Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Район кулланучылар җәмгыятенең узган елгы эшенә йомгак ясалды

Предприятиенең төп эшчәнлеге – халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү

Район кулланучылар җәмгыяте 2020 елны уңышлы тәмамлаган. Товар әйләнешенең гомуми күләме 233 миллион сум тәшкил иткән. 2019 елга караганда, үтәлеш – 105 процент.

Җәмгыять рәисе Ирек Заһретдинов «Татпотребсоюз» идарәсе рәисенең инвестицион үсеш буенча урынбасары Тимур Сәйфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев һәм пайчылар алдында узган ел башкарган эшләре һәм алда торган бурычлар турында хисап тотты.

ТӨП ЭШЧӘНЛЕК – САТУ

Предприятиенең төп эшчәнлеге – халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү. Ул 37 сәүдә ноктасында тормышка ашырыла. Шуның 31е – авылларда. Узган ел ваклап сату күләме 125 миллион сумга якын булган. 2019 елга караганда, үтәлеш – 105 процент.

Гомуми план арттырып үтәлсә дә, аракы сату кимегән. Алдагы ел белән чагыштырганда, райпо кибетләрендә спиртлы эчемлекләр өч миллион сумга кимрәк сатылган.

– Моның берничә сәбәбе бар, – ди Ирек Заһретдинов. – Беренчедән, пандемия булу сәбәпле, халык күбрәк иң кирәкле товарларны алуга өстенлек бирде. Икенчедән, сәүдә базарында көндәшлек зур булу да эшкә аяк чала.

ЯРМИНКӘ ҺӘМ КҮЧМӘ КИБЕТЛӘРНЕҢ ӨСТЕНЛЕГЕ ЗУР

Райпо хезмәткәрләре – көзен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә иң актив катнашучылар. Әгерҗедә генә түгел, Чаллы, Казанга кадәр баралар алар.

Районда өч юнәлештә эшләүче автокибетләр кешесе аз булган 28 авылга хезмәт күрсәтәләр. Узган ел автокибетләр аша 6 миллион сумнан артык товар сатылган.

Бу, 2019 елга караганда, 2 миллион сумга күбрәк.

– Хөкүмәт тә ярдәменнән ташламый, – җәмгыять рәисе. – Узган ел, мәсәлән, район үзәгеннән ерак кече авылларга бару өчен 3 миллион сумнан артык ягулык-майлау материллары чыгымнары капланды.

ПРОДУКЦИЯЛӘРЕНӘ ИХТЫЯҖ ЗУР

Үзләре җитештерә торган продукцияне җитештерү дә күпкә арткан. Узган ел «Икмәк-азык комбинаты» 36 миллион сумлык (үтәлеш – 108 процент) продукция чыгарган. Иң күп сорау, әлбәттә, ипигә.

– Пандемия булу сәбәпле, «Радуга» кафесында бәйрәмнәр уздыруга чик куелды. Шунлыктан, төп басым ярымфабрикатлар, камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре җитештерүгә бирелде. Нәтиҗәдә, 8 миллион сумнан артык үз продукцияләре генә саттылды (үтәлеш – 106 процент), – диде Ирек Заһретдинов.

Сүз уңаеннан: хәзерге вакытта “Икмәк-азык комбинаты“ һәм “Радуга“ кафесында 70кә якын төр азык-төлек җитештерелә. 

ХӘЗЕРЛӘҮЛӘР ЭШЧӘНЛЕГЕ

Әлеге системада хәзерләүләр эшчәнлеге күп еллар “иң авырткан“ урын булды. Узган ел әлеге эшчәнлекне җәелдерү максатыннан яңа машина алганнар. Көзен халыктан яшелчәләр, миләш, шомырт, гөлҗимеш җыйганнар. Макулатура, тире, пластик шешәләр җыюны да оештырганнар. 

КИБЕТЛӘР ЗАМАНЧА ТӨСМЕР АЛА

Сатып алучыларны җәлеп итү өчен кибетләрнең заманча матур булуы да мөһим. 

–    Сер түгел, авыллардагы күп кенә кибетләрдә сату күләме ким булса да, без аларны япмыйбыз. Алай гына да түгел, ремонт эшләре дә башкарырга тырышабыз, – ди райпо җитәкчесе. 
Узган ел әлеге максатларга 800 мең сумга якын акча тотылган. Иске Эсләк, Исәнбай, Кам.Ключ, Азево кибетләренә өлешчә ремонт ясалган. 

ИРЕШЕЛГӘННӘРДӘ ТУКТАЛЫП КАЛМАСКА

Тимур Сәйфуллин да, Артур Акбашев та, җәмгыять эшчәнлегенең бүгенге торышына югары бәя биреп, киләчәктә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска дигән бурыч куйдылар. 

–    Үзегез эшләп чыгара торган продукциянең төрләрен арттыру һәм аларны сату нокталарын киңәйтү турында уйлагыз. Хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителүче программаларда активрак катнашыгыз, – диделәр алар. 

Киңәшмәдә бер төркем алдынгы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән: 

ЗАҺРЕТДИНОВ Ирек Рафаэль улы – район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе. 

«Татпотребсоюз» идарәсенең Мактау грамотасы белән:

ГАРИФУЛЛИНА Елена Фуат кызы – Тирсә ваклап сату предприятиесе директоры.
НИГЪМӘТУЛЛИНА Аделя Альбертовна – «Радуга» кафесы директоры.
МУЛЛИНА Лилия Батыргәрәй кызы – «Икмәк-азык комбинаты» ипи пешерүчесе.

«ТАССРның 100 еллыгы» юбилей билгесе белән:
БАҺАВИЕВ Рамил Мөхетдин улы – машина йөртүче.

Район башлыгының Мактау грамотасы белән:

ШӘРИПОВА Зөлфия Равил кызы – Исәнбай ваклап сату предприятиесе директоры.
ГЫЙНИЯТОВА Сиринә Миңнекасыйм кызы – Көчек авылы кибете сатучысы.
ВОТИНА Альбина Николаевна – «Икмәк-азык комбинаты»ның цех эшчесе.

Фотоларны сылтама буенча кереп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев