Яз барысын да җиңде
Кичә, 14 мартта, Әгерҗедәге Гагарин урамы 5 нче йорт ишегалдында "Уңайлы ишегалды" ТОСы якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр өчен Май чабу бәйрәме оештырды. Көн бик матур, кәеф шәп, коймак күп, самавыр кайный - бәйрәм гөрләп узды.
Яз - Короновирусны җиңде! Канат тартышу, көрәш, капчык киеп йөгерү һәм башка конкурслар катнашучылар хәтерендә озак сакланачак. Ә хуҗабикәләр пешергән коймак һәм бәлешләрнең тәме нинди тел йотарлык иде!
Читтән карарга кызык, ә катнашучы булу тагын да кызыграк, дип хәбәр итә Татьяна Малышева.
Нет комментариев