Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Зиратта эш дәвам итәчәк

Мәңгелек йорт ул – исәннәрнең күңел көзгесе

Ике айдан артык Әгерҗенең иске татар зиратында чистарту эшләре алып барылды. Зират яныннан узып йөрүчеләр биредәге уңай үзгәрешләрне күрми калмагандыр: элеккеге белән чагыштырганда, күпкә яктырды мәңгелек йорт. Кабер өсләрендәге, аларның тирә-ягындагы билдән югары булып үскән үләннәр дә, картайган агачлар да юк хәзер. 

– Безнең алга 9,9 гектар (!) мәйданны тәртипкә китерү бурычы куелган иде, – дип сөйли әлеге эшнең башында торган “Хәлим” хуҗалыгы җитәкчесе Рамазан Тасимов. 

“Күз курка, кул эшли” дип юкка гына әйтмиләрдер. Чынлыкта, әлеге эшләр 10 гектардан артык мәйданда башкарылган.


–    Иң элек, июль аенда гербицидлар ярдәмендә агач үсентеләре, кура җиләге һәм башка куаклыклар белән көрәштек. Аннан агачларны һәм дүрт метрга кадәрге үсентеләрне кистек, – ди Рамазан Миннехәлим улы. 

Элеккеге еллардагы өмәләрдән калган агач кәүсәләре, утын түмрәннәрен җыеп чыгару эшләре дә шушы хуҗалык эшчеләре тырышлыгы белән башкарылган.

– Бу эшләрне буш, тигез мәйданда бик тиз арада башкарып чыгып та булыр иде, бәлки. Ә монда һәр каберлек өстен, аларның араларын чистартырга кирәк бит. Шулар “кулны тота”, – ди җитәкче. – Кабер өсләрен чистартканда чардуганнарны башта читкә алып куябыз, аннан кире урынына утыртабыз. Көзгә таба зират тирәсеннән узучы олы юлны, тротуарларны ремонтлау да алып барылды. Бу да безнең эшләргә бераз тоткарлык ясады.

Зиратны тәртипкә китерүдә “Хәлим” хуҗалыгы эшчеләре көн саен эшләсә, ике ай дәвамында шимбә көннәрендә өмәләр оештырылып, ярдәмгә, санаулы гына булса да, шәһәр халкы да йөрде.  

– Шимбә өмәләрендә даими катнашкан Артур Зарипов, Фәнил Тасимов, Әхнәф Минһаҗев, Альбина Диева кебек кардәшләребезгә рәхмәттән башка сүз юк. Зираттагы шундый зур эшкә этәргеч биргән Фәрит Габбасовка – аерым хөрмәтебез. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт уллары белән катнашты. Илдус Гыйләҗетдинов бригадасы ир-егетләре, “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов һәм аның урынбасары Руслан Вәлиев бер генә өмәдән дә читтә калмадылар. Район башкарма комитетының элеккеге җитәкчесе Артур Акбашев, шәһәр Советы депутатлары, эшмәкәрләр Рөстәм Ваһапов, Рөстәм Гобәйдуллин да гел теләктәшлек күрсәтеп килделәр. “МирСтрой” (җитәкчесе – Али Ибраһимов), район электр челтәре (Айрат Гыйльманов), “Водоканал” (Илдус Шәймөхәммәтов) предприятиеләре эшчеләр белән ярдәм иттеләр. “Төзелеш идарәсе” (Әнвәр Рәхмәтуллин), “СтройГрад” (Марсель Ситдыйков) оешмалары кадрлар белән дә, техника белән дә булыштылар. Оештыру эшләре барышында килеп туган проблемаларны хәл итүдә Айрат Шәйдуллин җитәкчелегендәге күзәтчелек бүлекчәсенең дә ярдәмен тойдык, – ди Рамазан Тасимов. – Кемнәрнедер әйтмичә калдырсам, үпкәләмәсеннәр: аларның изге эшләре Аллаһыга мәгълүм.

Көннәр салкынайтып яңгырлар еш ява башлагач, зираттагы эшләр тукталды.

– Әмма кыш көне, һава торышы мөмкинлек биргәндә, агачларны яндыру эшен дәвам итәргә ниятлибез, – ди Рамазан Миннехәлим улы. – Яз җитеп, җирләр кибү белән, чистарту, тәртипкә китерү эшләре янә башланып китәчәк.Моның өчен гербицидлар сатып алынды инде. 
Рамазан Тасимованың шәһәрдәшләребезгә әйтер сүзе дә бар.

– Иске татар зиратында да, яңасында да чүпне салыр өчен махсус чүп савытлары урнаштырылган. Кардәшләребез якыннарының каберләрен чистартырга, чардуганнарын буярга килгән чакта чүпләрен әлеге савыт эченә салсыннар иде. Югыйсә, алар янына куеп китүчеләр дә күп, – дип мөрәҗәгать итә җитәкче.

Ә безнең теләк бер: инде ничә еллар караңгы урманны хәтерләткән иске татар зиратында шундый зур эшләр башкарылган икән, алга таба да аны шул халәттә саклыйсы иде. Моның өчен “Хәлим” хуҗалыгы җаваплы булса да, шәһәр халкы да кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышсын. Чөнки ул безнең якыннарыбызның, кадерле кешеләребезнең мәңгелек йорты бит. Ә мәңгелек йорт ул – исәннәрнең күңел көзгесе.

Аның яныннан тыныч күңел белән, дога кылып узар өчен, якыннарыбызның каберләренең дә, аларның тирә-ягында тәртип тә булуы кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев