Авыл Сабан туйларында артистлар чыгыш ясый
Аларда танылган алып баручылар, артистлар чыгышлары көтелә
7 июньдә авылларда милли бәйрәмебез Сабан туе гөрли. Аларда танылган алып баручылар, артистлар чыгышлары көтелә.
ИСӘНБАЙ авылы
Көндезге Сабан туй мәйданын “Мунча ташы” театры артистлары кыздыра.
Кичке мәйданда парлы җырчылар – Татарстанның атказанган артистлары Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова һәм аларның гармунчы уллары Камил Баһ чыгыш ясыйлар.
САЛАГЫШ авылы
Көндезге Сабан туен Ижаудан Марат Хафизов алып бара. Җырчы Светлана Тимуршина җырларын бүләк итә.
Кичке Сабан туен Казаннан алып баручы Фаил Баязитов һәм җырчы Рамил Закиров бизәячәк.
ТӘБӘРЛЕ авылы
Автор-башкаручы, җырчы Йолдыз Нуриева, җырчы Эльвира Фәттахова, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева булачак.
ИЖ-БУБЫЙ авылы
Милли бәйрәмнең махсус кунагы – Нәркис Зиннәтуллин.
КИЧКЕТАҢ авылы
Чаллыдан үзенең иҗат төркеме белән Сәрия Нәбиуллина.
КӨЧЕК авылы
Көндезге һәм кичке Сабан туен җырчы, виртуоз баянчы Динар Бәдретдинов алып бара. Кичке мәйданда Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов чыгыш ясый.
ИСКЕ ЭСЛӘК авылы
Татарстанның атказанган артисты Илгизәр Мортазин һәм Дамир-Алия Исламовлар.
ТИРСӘ авылы
“Җырлы яшьлек” иҗат төркеме (Венера Нургалиева, Анфира Миргалимова, Булат Зиатдинов, Рамилә Зиатдинова, Эльза Хисамиева) .
ШАРШАДЫ авылы
Сабан туен Наил Мөхәммәтҗанов һәм Фирдәүз Галиева бизәячәкләр.
ЯҢАВЫЛ
Бәйрәмне сүз остасы Илшат Вакказов алып бара.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев