Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сабан туе

Иж-Бубый егете Раушан Газизов ат чабышларында ярымтокымлы атлар категориясендә икенче урынны яулады

Ул ел да Сабан туенда үзен ат чабышында катнашмый калучы буларак күз алдына китерми

Раушанның әтисе Рәшит узган гасырның 8 0нче елларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач “Ялкын” хуҗалыгында ферма мөдире булып эшли башлый. 

 

“Ул вакытта колхозларда ат фермасы бар иде. Бу хайваннарга шулкадәр яратып һәм кызыгып карый идем. Шуннан соң үз хуҗалыгыбызда да ат асрау теләге туды. Һәм 40 ел әлеге малкайдан аерылган юк, – ди Рәшит абый. 

 

Ул үзе дә заманында иң оста җайдакларның берсе була. Әзерләгән һәм чапкан атлары күп тапкырлар авыл һәм Әгерҗедәге район Сабан туйларында беренчелекне яулый. 

 

“1982 елда район Сабан туенда гына ИжБубыйдан бер дистәдән артык ат катнашты. Безне самавыр белән бүләкләделәр, – ди ул. 

 

Хуҗалыктагы ат балачактан ук Раушанны да кызыктыра. 

 

“Миңа биш яшь чамасы булгандыр, әтинең утыртып “чап!” дигәне хәтердә. Курку хисе булгандыр, ат өстендә елый идем, – дип искә ала ул. 

 

Мәктәптә укыганда ук Раушан, “Нәүрүз” бәйрәмнәрендә бахбаен җигеп, укучыларны чанага утыртып авыл әйләндерә торган була. Бу рәхәт чакларны яшьтәшләре әле дә сагынып искә алалар. Атларга мәхәбб әт тәрбияләгәне өчен ул әтисенә бик рәхмәтле. 

 

“Безнең абзарда ат булды, бар һәм булачак, – ди ул елмаеп. – Аларны тәрбияләргә дә, җигәргә, тугарырга да, ат өстендә чабарга да әти өйрәтте”.

  

Раушан Сабан туена үзен дә, атын да ел әйләнәсе әзерли. Быел беренче тапкыр биш яшьлек ярымтокымлы Багира кушаматлы атында чапты. 

 

“Әгерҗедә тимер юл предприятиесендә эшлә сәм дә, шунда яшәсәм дә яраткан атым янына кайтмый калган көнем юк дияргә була. Кичме, иртәнме – һәр көнне йөрергә алып чыгам”. 

 

Сабан туен Раушан да, аның тугры дусты аты да дулкынланып көтәләр.

 

«Атлар бәйрәм җиткәнен аеруча сизәләр. Сабан туена кадәр бер-ике атна кала ашауны киметәләр, ярсып торалар”, – ди Раушан.  


“Ярышка барасы көнне атка ашарга бирер гә ярамый. Чабып килгәннән соң өч сәгать су эчертергә киңәш ителми, – ди Раушан. 

 

Ул һәм Багира өчен мәйданда әти-әнисе Рәшит–Луиза, тормыш иптәше Динара, яраткан кызы Әминә җан атып тордылар.  

 

“Ат – хуҗасына иң тугры, иң акыллы хайван ул. Балаларымның безнең кебек ат җанлы булып үсүләрен телим”, – ди Раушан.

 
  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев