Әгерҗедә узган район Сабан туенда ил табынын баетуга зур өлешләрен кертүче бер төркем белгечләр, җир уллары, терлекчеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә лаек булдылар
Бүләкләрне район башлыгы Ленар Нургаянов һәм ТРның сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов тапшырдылар.
- Иң зур бүләккә “Агрохимсервис” җәмгыяте баш бухгалтеры Гөлнара Закирова лаек булды. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
- Күпьеллык намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен "Наҗар" хуҗалыгы бухгалтеры Валентина Леонтьевна Гатауллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булды.
- Кичкетаң авылы фермеры Тәлгать Хәмзә улы Муллануровка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев