Бәйрәмгә - шигырьләр
8 Март бәйрәме алдыннан районыбыз каләм осталарының шигырьләрен тәкъдим итәбез.
НАЗЛЫ СҮЗ
Оныкларга карыймын да
Искә алам үземне.
Әйтмәгәнмен сабый чакта:
“Мин сине яратам!” дигән
Назлы, матур сүземне.
Оялчанлык булды микән,
Нәрсәдә булган хикмәт?
Ул назлы сүзне ишетү
Олыгайгач та рәхәт.
“Минем әни бик матур!” дип
Карап торганым истә.
Бигрәк матур була иде
Яшькелт күлмәген кисә.
Аякта үкчәле түфли,
Чәчләрен куйган өеп.
Мактанасы килә кайчак
“Бу – минем әни”, диеп.
Үбеп аласы да килә
Пәп иттереп битеннән.
Тик оялам, булдыралмыйм,
Никтер гел читенсенәм.
“Бик яратам, әнкәем”, дип
Әйтәсе бик килә дә...
Тел очына килеп җиткәч,
Кинәт кенә югала.
Оныкларым кыенсынмый
Әйтәләр яратуны.
“Син – иң матур әни”, диләр
Сөенеп күзәтәм шуны.
Назлы, җылы, матур сүзгә
Лаек шул әни кеше.
Оялмагыз, яратыгыз,
Булмагыз минем ише.
Әгәр әнкәй исән булса,
Кочып юка иңеннән
Үбеп рәхмәт әйтер идем,
Яратып чын күңелдән.
Исән чакта җиткерегез
Бу сүзләр шундый кирәк.
Әнкәй – иң хөрмәткә лаек,
Кадерде кеше, димәк.
Фәридә ҖӘМИЛЕВА.
Исәнбай авылы.
МИН – ХАТЫН-КЫЗ.
Хатын-кызга гына Аллаһ үзе
Шундый бөек бурыч йөкләгән.
Бу исемгә лаек булу өчен
Көч-сабырлык аңа өстәгән.
"Мин – хатын-кыз", – диеп әйтә алам.
Чын иманлы бала үстерәм.
Ана бәхете – иң зур бүләк бит ул,
Шөкер, шул бәхетне кичерәм.
"Мин – хатын-кыз", – диеп әйтә алам,
Сабырсызланулар килешми.
Күпме авырлыклар күтәрдем мин
Тормыш сынавына бирешми.
"Мин – хатын-кыз", – горурланып әйтәм,
Бар жиһанны килә сөясем.
Мәрхәмәтле, саф күңелле булып,
Кешелеккә җылы бирәсем.
Эльмира РӘСУЛЕВА.
Кадыбаш авылы.
ШАГЫЙРЬ
Шагыйрьләрне сәер халык, диләр,
Алай түгел бер дә, минемчә.
Алар бары күңел белән күрә,
Җан авазы белән сөйләшә.
Хисе – дәрья, моңы үзгә аның,
Күңел нечкәлеге – кыл гына.
Башка берәү таптап узган гөлне
Ул терелтә ала – шул гына!
Сәер халык, диләр, шагыйрьләрне,
“Хыялыйрак” дип тә өстиләр.
Алар исә уй-хисләре белән,
Йомшаклыгы белән көчлеләр!
Алар өчен кылыч чыңы юк ул.
Сүзләр – ядрә, каләме ук бары.
Акыл, зиһен хөкемдары булса,
Кәгазь бите – аның көрәш кыры.
Сиздермичә җаннар мүкләнсә дә,
Шул “сәерләр” безне уята...
Күпләр әле гафләт йокысында,
Шигъри җаннар каләм уйната!
Шатлыкларны ике итә белә,
Кайгыларның ала яртысын.
Сәерлеген белмим, тик шагыйрь ул
Йөрәк белән яза – бары шул!
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев