Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Шигырьләр

Бүген Халыкара туган тел көне

Шул уңайдан районыбыз каләм осталарының тел, сүз турындагы шигырьләрен тәкъдим итәбез

ГАСЫРЛАРДАН КИЛГӘН ӘМАНӘТ

Татар булып тудым, татар булып яшим,

Бу тел – минем өчен горурлык.

Иң аһәңле, милли матур телем,

Бар телләрдән өстен торырлык.

 

Шушы телдә керде колагыма

Әнкәемнең бишек җырлары.

Газиз әткәм-әнкәм теленнән дә

Җанга якын берәр тел бармы?

 

Үз телемдә уйлыйм, иҗат итәм,

Җырлыйм моңлы милли җырларны.

Кеше өчен туган теленнән дә

Кадерле тел йә әйт, буламы?

 

Юктыр, димен, әби-бабай теле –

Гасырлардан килгән әманәт.

Әманәтне саклау – безнең бурыч,

Туган телгә итмик хыянәт.

Фәридә ҖӘМИЛЕВА.

Исәнбай авылы.

 

СҮЗ БИТ УЛ

Сүз дәрьясыннан сүз эзлим,

Яхшысын, хәллесен, эресен...

Сүземнең куәте булмаса,

Булмас бит язмамның өресе...

Катык та тарала, оемый

Салмасаң өлгергән  оеткы...

Сүзләрнең башларын бутасаң,

Каласың кайвакыт оятка...

Сүз бит ул – бер корал, ядрә

Тия дә, илтә ул үлемгә...

Сүз бит ул –  шифалы дәва,

Кемнәрдер бер сүздән терелә.

Бер сүздән ил-җирләр югала,

Зур яулар кузгала.

Бер сүздән  сугышлар туктала,

Ил, җирләр иркенләп тын ала...

Сүз бит ул...

Татлы да, тәмле дә, ачы да,

Җаннарны өшетеп, туңдырып,

Елатып  аерыр кайчы да...

Сүз бит ул...

Бар аның яхшысы, яманы,

Гөнаһлысы, саваплысы...

Эзлим мин энҗегә тиң сүзләр,

Көлләрне гөл итәр  затлысын...

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

 

ТУГАН ТЕЛ

Ана телендә иркенләп

Сөйләшүләр бик рәхәт.

Туган тел сагында торган

Фидакарьләргә рәхмәт.

Онытылмасын  иде дә бит,

Газиз туган телебез.

Кем гаепле булыр микән,

Тырышмасак үзебез.

Тукай язган гарәпчәләп,

Җәлил язган латинча.

Хәрефләр төрле булса да,

Укылышы татарча.

Язылышта түгел хикмәт,

Сөйләшү – иң мөһиме.

Яңгырасын еракларга

Изге телнең аһәңе!

Рушана ВӘЛИ.

Әгерҗе шәһәре.

 

ТАТАР ТЕЛЕМ

Татар телем –  газиз телем минем,

Тиңлим сине матур гөлләргә.

Тугрылыгың, батырлыгың белән

Яшә, телем, яшә мәңгегә.

Синең белән горурлана халкың,

Көч бирәсең барыбызга син.

Юашларны кыю итәсең,

Усалларны дөреслисең син.

Елга кебек ага бирәсең,

Таңнар кебек горур атасың.

Яшә һәрчак, газиз телем,

Син булганда яши Ватаның.

Рафилә ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА.

Исәнбай авылы.

 

ТЕЛЕМ МИНЕМ

Көрәш кырларында кыю булып

Җиңү яулап алган телем ул.

Гасыр арты гасыр кабатланып

Исән кала алган телем ул.

Моабит стенасын дер селкетеп

Каннан сугарылган телем ул.

Чукынырга ителеп тә

Үз динендә калган телем ул.

Тукаебыз шанлап, зурлап аны

Дәрәҗәле иткән телем ул,

Сәхипҗамал, Кариевлар белән

Сәхнәләргә менгән телем ул.

Әнкәй, илкәй, иң-иң йомшак

Яңгыраган назлы телем ул.

Моңлы сандугачтай. Илһам белән

Иң илһамлы, моңлы телем ул.

Ни сытарга теләп сытылмаган

Горур милләтемнең теле ул.

Мәйданнарда үз урынын тапкан

Минем туган татар телем ул!

Рәзилә ЯСӘВИЕВА.

Кадыбаш авылы.

 

ОНЫТМА СИН ТУГАН ТЕЛНЕ

Онытма син туган телең,

Сиңа газиз әнкәң телен.

Шул туган телең аркылы

Сиңа иңгән аң һәм белем.

Әнкәң сиңа үз телендә

Көйләгәндер бишек җырын.

Кочагына алып гел дә

Сиңа биргән наз һәм җылы.

Сөйләш көн дә саф татарча,

Иң беренче үз телеңдә.

Әйтсеннәр син чын татар дип,

Солтан бул син үз җиреңдә.

Раилә БАРИЕВА.

Уразай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев