Якташлардан – шигъри тәлгәшләр
Игътибарыгызга якташларыбызның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез
Рәкыя Гәрәева, Дамира Гәрәева һәм Рәкыя Шәфкатлина Әгерҗе районы Кыдырлы авылында туып-үскәннәр.
Хезмәт юлларын Ижау шәһәрендә узганнар. Туган якларын сагынып, күңелдәге сагышларын шигырь юлларына салганнар.
Бүген алар арабызда юк инде, әмма шигъри юллары һаман да яши, безнең белән бергә туган җиргә мәхәббәт, хәтер теле белән «сөйләшә». Бу шигырьләр – үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер, буыннарны бәйләүче тере җеп кебек. Аларны укыганда күңел туган нигезгә – кендек каны тамган изге урынга әйләнеп кайта.
ХХХ
Мин күбәләк булсам әгәр
Туган якка очар идем.
Басудагы, болындагы
Чәчәкләрне кочар идем.
Мин күбәләк булсам әгәр
Тауларына менәр идем.
Җанга шифа, тәнгә тәгам
Эзләр идем, табар идем.
Мин күбәләк булсам әгәр
Чишмәләргә очар идем.
Мин аларның көмеш суын
Бер туйганчы эчәр идем.
Дамира ГӘРӘЕВА,
Кыдырлы авылы – Ижау
ХХХ
Хәтерлисең микән икәү бергә
Куа идек үрдәк-казларны.
Морда ясар өчен әрәмәдән
Кисә идек нечкә талларны.
Җәйге төндә иркен болыннарга
Чыга идек атлар сакларга.
Көлдә пешкән бәрәңгеләр тәме,
Төнге учак истә һаман да.
Кара төндә күршеләргә кереп
Кыяр, алмаларны урладык.
Көпә-көндез урып чыга идек
Абыстайның яшел суганын.
Шуклык булды, карак булмасак та
Күп нәрсәне бездән күрделәр.
Миңа – малай, сиңа Апаша дип
Хәтта кушамат та бирделәр.
Рәкыя ШӘФКАТЛИНА,
Кыдырлы авылы – Ижау
ХХХ
Юл сумкасын кулга тотып
Син тукталышка килдең.
Ике битемә ут капты,
Айрылышу бу дидем.
Син автобуска кергәндә
Кулым бирдем, күрмәдең.
Сау бул дидем, кул болгадым,
Син бит аны күрмәдең.
Автобусның ишекләрен
Бу юлы тиз яптылар.
Бер сүз дә әйтә алмадым,
Күздән яшьләр чыктылар.
Урамнарга чыгу белән
Карыйм син киткән якка.
Күңелемнең түрендә син.
Юк уйламаган чакта.
Рәкыя ГӘРӘЕВА,
Кыдырлы авылы – Ижау
*Изображение сгенерировано с помощью нейросети.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев