Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗелеләр коронавирустан прививканы кайда ясый алалар

Файдалы мәгълүмәт

Коронавируска каршы вакцинация Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең барлык бүлекчәләрендә дә үткәрелә.

Поликлиниканың сәламәтләндерү кабинеты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Җомга көнне 8:00 дән 15:00 гә кадәр.

Прививка куяр алдыннан һәр пациентны 25 кабинетта табиб йә фельдшер тикшерә.Үзегез белән түбәндәге документлар булырга тиеш: паспорт, полис, СНИЛС.

Стационарның кабул итү бүлеге, Красный бор хастаханәсе халыкны дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Тирсә, Кичкетаң, Исәнбай, Кадыбаш авылларында дәвалау амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары бүлекчәнең эш графигы буенча эшлиләр.

Шулай ук район халкының гриппка каршы прививка ясау мөмкинлеге дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев