Коронавирус инфекциясенең кырыктан артык яңа штаммы ачыкланган
Сәламәтлек

Коронавирус инфекциясенең кырыктан артык яңа штаммы ачыкланган

Моңа кадәр очрамаган яңа мутацияләр

Галимнәр Бразилиянең төньягында коронавирус инфекциясенең моңа кадәр очрамаган штаммнарын теркәгән.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, яңа мутацияләр илнең төньягында — Боливия чигендә урнашкан Родония штатында табылган.

«Геномнарны тикшерү барышында (без бу эшне 2020 елның апрель-май айларында үткәрдек) 22 мутация ачыкланган иде, хәзер аларның саны 41гә җитте», - дип белдерде Бразилия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Круз исемендәге фәнни-тикшеренү берләшмәсе вәкиле.

Аның сүзләренчә, табылган вариантларның алтысы галимнәрдә борчу уята, чөнки алар S-аксымның структурасы үзгәрү белән бәйле. Мондый мутацияләр алга таба гамәлдәге вакциналарның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Европаның 19 илендә коронавирусның Көньяк Африка штаммы табылуы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев