Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Көзен Россиядә Covid-19 йоктыру очраклары артачак

Бу коронавирусның сезонлы авыру булуына бәйле

Россиядә Covid-19 йоктыручылар саны көзен артырга мөмкин, дип белдерде МДУ Белозерский исемендәге институтының «Вирусология» кафедрасы профессоры Алексей Аграновский «Мәскәү сөйли» («Говорит Москва») радиостанциясе белән әңгәмәдә.

«Әлегә авыру йоктыручылар саны кими бара. Җәй дәвамында шулай дәвам итәр, ә көзгә бу күрсәткечләр күтәрелергә мөмкин. Чөнки Covid-19, нигездә, сезонлы авыру», — дип билгеләде ул.

Вирусолог вакцинация авырулар санының кискен күтәрелүен булдырмаска ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.

Аграновский вакцинациянең шулай ук ковид белән авырган россиялеләр өчен дә кирәклеге турында белдерде. Аның сүзләренчә, мондый пациентларның табигый иммунитеты ярты елдан соң кимиячәк һәм аларга прививка ясатырга кирәк булачак.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев