Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Нинди кием яман шеш авырулары ихтималын арттыра?

Синтетик тукыма составында формальдегидлар була

Синтетик киемнәрдә яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра торган химик матдәләр күп була. Бу турыда «Бишенче канал»га интервьюда химиотерапевт Андрей Базылев сөйләде.

Аның сүзләренчә, ясалма тукыма җитештергәндә полиэстер кулланыла, ул пластикның бер төре булып тора. 

«Мондый тукыманы ясау өчен, гадәттә, төрле химик матдәләр: формальдегидлар, аммиак, тефлон, фталатлар кушалар. Бу матдәләр барысы да респиратор авырулар китереп чыгарырга мөмкин һәм алар шактый канцероген булып тора», — ди белгеч.

Онколог сүзләренчә, синтетик киемнәр яман шеш китереп чыгаруын раслый торган дәлилләр хәзерге вакытта фәнни тирәлектә бар инде.

Базылев синтетик киемне озак киеп йөрмәскә, табигый булмаган материаллардан эшләнгән урын-җир җәймәләре кулланмаска киңәш итә. 

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев