Прививка ясатканнан соң Президент коронавирус белән авырган
Җиңел формада кичерә
Пакистан Президенты Ариф Алви беренче доза прививканы ясатканнан соң, коронавирус йоктырган. «Минем тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Коронавирус белән авыручыларны Аллаһ кичерсен. Беренче доза вакцина булды, әмма антитәнчекләр икенче дозадан соң гына барлыкка килә башлый.
Икенче доза бер атнадан ясалырга тиеш иде. Зинһар өчен, сакланыгыз” дип язган ул Twitterда. Ариф Алви белән аның хатыны Самина Алви кытай компаниясе вакцинасын ясаткан булган. Дәүләт башлыгы авыруны җиңел формада кичерә ди. Гаиләсе карантинда. Күптән түгел Пакистан премьер-министры Имран Хан да прививка ясатканннан соң авыру эләктергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев